Логотип Казан Утлары
Шигърият

Һаман яшь

Син һаман яшь – кырык өчтә, Мин картайдым нәкъ шул кичтә...

Син һаман яшь – кырык өчтә,

Мин картайдым нәкъ шул кичтә:

Чәчләремә кырау кунды,

Йөрәгемә әрнү тулды,

Йөзем сулды,

Күзләремнең төсе уңды.

Яшь шул әле, син яшь һаман –

Егет, дию хәтта таман.
Минем хәлләр?..

Әйтим – яман:

Тере тәндә тозлы яра,

Яралардан кан-яшь тама,

Ә үзләре гел яңара,

Гел яңара –

Йөзе кара.

...Вөҗүдкенәм дөрләп яна!
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев