Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авыл карты

Шомырт, сирень арасында Йорт тора – бүрәнәдән.

Шомырт, сирень арасында

Йорт тора – бүрәнәдән.

Телевизоры күренми, –

Антенна көйләнмәгән.

 

Анда ялгыз бабай яши,

Тормышы көйләнмәгән.

Карчыгы үлеп киткән дә,

Ул кабат өйләнмәгән...

 

Коймасы – гади тактадан,

Капкасы – бүрәнәдән.

Монда низаглар чыкмаган,

Көфер сүз сөйләнмәгән.

 

Үз тормышы. Зур дөньяга

Үзенең карашы бар.

Болай боек та түгел ул,

Тик йөрәк ярасы бар...

 

Узган-барганга ачык ул,

Фикере җыйнак, кыска.

...Һаман карчыгын сагына, –

Мохтаҗ ул якын дуска.

 

"КУ", 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: татарча татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев