Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бар иде шәһәрләр...

Без әле... яшәрбез яңадан! ...терелеп төзәлмәс ярадан...

и я уже боюсь писать –

так много спетого сбылось.

и я теперь учусь молчать...

Диана Арбенина


1

Мин бүтән сүзләргә ышанмыйм.

Хакыйкать җан биргән дөньяда

Бер генә мизгелгә тын алып,

Сөенәм зәп-зәңгәр Күк барга.

Тереләр, үлеләр... Ни хакы?

Күтәрә алмас, юк, бизмәннәр.

Күзләрем яшерәм... Җир тулы

Кемнәр ул?! – Тәүбәдән бизгәннәр...

Кемнәр ул? Йөрәгең аркылы

Узалар типкәләп, теткәләп...

...һәм карый, карый яз күземә,

Кичерү көткәндәй, үпкәләп...

2

Бар иде шәһәрләр... Исемдә!

Без анда яраттык тилереп.

Һәм үптек Күкнең күз яшьләрен,

Бәхеттән, хәсрәттән илереп.

Мин бүтән ышанмыйм сүзләргә.

(...бер Күккә, Кояшка ышанам...)

Күзләрем күтәреп карыйм да:
«Исәнме?..» – дип сорыйм кошлардан.

Исәнме? Зәп-зәңгәр күзләре

Карыймы һаман да дөньяга?!

Йөрәгем тибәлми торганда,

Пышылдыйм: «Зинһар, – дип, – Ул барга...»

Йөрәге тибәлми торганда,

Исенә төшерсен... Ялварам!

Без анда яраттык тилереп...

Без әле... яшәрбез яңадан!

...терелеп төзәлмәс ярадан...
 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев