Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бердәнбер

Меңләгән хатыннар үлгәндер. Онытма, кешелек, Ул минем Әнием иде бит, Бердәнбер!

Иделнең иң гүзәл җирендә

Шәм кебек сузылып үскән ул,

Борынгы җырларда җырланган

Чишмәгә суга дип төшкән ул;

Авылның гармунчы егете

Аны нәкъ шул чакта күргәндер —

Алмадай кызлар күп авылда,

Арада ул гына — Бердәнбер.

Кичләрен уенга чыкканда

Беркемгә сиздерми чыгарга,

Яхшыга киясе күлмәген

Чыгарып яшергән чоланга.

Үзе дә кичергән әнисе

Аның бу хәйләсен белгәндер —

Хәйләкәр кызлар күп авылда.

Арада ул гына Бердәнбер.

Күбәләк шикелле талпынып

Очкан ул бер чыккач иреккә,

Яшьлектә кал шулай

Гомерлек уйнап та,

Җырлап та, биеп тә.

Ул, бәлки, нәкъ шушы уенда

Яшьлеген озатып көлгәндер,

Һәркемнән узачак ул бәйрәм —

Һәркемнең яшьлеге Бердәнбер.

Ул кемнән ким әле,

Ник әле

Яраткан егетенә чыкмасын!

Туй белән биргәннәр аны да,

Искечә укытып никахын.

Кем белә, ә бәлки, ул чакта

Бу безнең туйлар да кергәндер —

Ак туймы, кызылмы — барыбер

Ул аның туе бит, Бердәнбер.

Аннары бу сугыш, озату,

Аерылу иреңнән дүрт елга.

Дүрт елга барган бу сугышның

Газабы барачак күп елга.

Үпкәдән килгән бу кара кан

Симәнә ташыган үрдәндер,

Ә ире исән-сау кайтачак —

Ул аның ире бит, Бердәнбер.

Зур сугыш узды ул, тик менә

Тын кыса, кимерә үпкәне...

Ире дә исән-сау, янында,

Бу сугыш бетсә дә, үтмәде,

Тәүлекләп игеннәр урганда,

Ул аңа чир булып сеңгәндер —

Идәндә сабые үрмәли,

Ул аның сабые, Бердәнбер.

Идәндә сабые үрмәли,

Алырга иде бер кулыңа!

Бу соңгы теләге үтәлми,

Чем-кара күзләре йомыла.

Ә аның шикелле илемдә

Меңләгән хатыннар үлгәндер.

Онытма, кешелек, Ул минем

Әнием иде бит,

Бердәнбер!

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия баллада

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев