Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без әйтмәсәк...

Эзсез калмый ачы сызланулар, халык күңелендәге борчулар. Ачу-нәфрәтне яшереп булмый. Тулышкач ул, барыбер бер чыга!

Җиңел түгел дөрес сүз әйтү.

Җиңел түгел яңа сүз әйтү –

күңел офыкларын киңәйтү.

Ә әйтергә кирәк!

Без әйтмәсәк аны, кем әйтер?

 

Яшь чакларда яздык: «Җан ваклыгын

сылтама син, диеп, заманга!»

Күпме еллар үтте. Ә сызлаулар

һич тә кимемәгән һаман да...

 

Яшиселәр килә һәркемнең дә.

Гомер бирелгән бит бер генә!

Һәммә кеше лаек үз бәхетенә

тамырланган Туган илендә.

 

Кимеп барган чакта милли үзаң,

азайганда чын милли җырлар,

«Без үсәбез! Алга барабыз!» –

дип, калкып чыга миллиардерлар!

 

Туып тора төрле фиркә-миркә,

ява вәгъдәләр яңгыры!

Ә кайда соң матур нәтиҗәләр?

Кайда гамәл?.. Анасын алгыры!

 

Ни мәгънә даның-дәрәҗәңнән,

туган нигезең, тамырың югалса?

Таш-асфальтта иген үсмәгәнне

яхшы беләбез бит ләбаса!

 

Ни мәгънә иркен мәктәбеңнән,

укытырга бала булмаса?

Ни мәгънә җыйган байлыгыңнан,

күңелеңдә иман булмаса?

Ни мәгънә шигырь язуыңнан,

әгәр аны кем дә укымаса?

Ипи кисәгенә ымсынып,

каләмеңнән рәнҗеш-моң тамса?

Ни мәгънә чит тел белүеңнән,

ата-баба телен югалтсаң?

Болай таркау булсак, берләшмәсәк,

инкыйраз ул беркөн булачак...

 

...Әй, сез, байлар! Угры хакимнәр!

Сез дә бит бу Җирнең баласы!

Сез яхшы беләсез. Дөньяда

нәрсәне бирәсе-аласын...

Мал, алтын дигәндә, ике дә уйламый,

Җир-Ана карынын тишәсез...

Байыйсыз ч-е-р-е-п, белеп тә

юклыгын кәфеннең кесәсе!..

 

Онытмыйча бакыйлык турында,

булганына шөкер итегез!

Фәкыйрьләргә өлеш чыгарыгыз!

Ятимнәрнең яшен сөртегез!

Ходай каршында аз булса да

ачык булыр йөзегез-битегез.

 

Эзсез калмый ачы сызланулар,

халык күңелендәге борчулар.

Ачу-нәфрәтне яшереп булмый.

Тулышкач ул, барыбер бер чыга!

 

Җиңел түгел дөрес сүз әйтү.

Ә әйтергә кирәк!

Без әйтмәсәк, аны кем әйтер?

 

"КУ" 02, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тулы бер милләтнең - татар халкының фикерен, әрнү-сагышларын шушы шигырендә әйткән дә биргән! Афәрин! Равил абый, рәхмәт сезгә. Каләм әһеле дип әйтсәм дә ярый, татар журналистикасына, татар халкына бертуктаусыз 38 ел хезмәт итүче татарның бер баласы булам.