Логотип Казан Утлары
Шигърият

Болыт уйлана кебек...

Чынлык гадәти түгел, Туйдырды имеш-мимеш. Барсын да сискәндереп, Яшен атарга тиеш.

Болыт уйлана кебек,

Тора нәрсәдер көтеп.

Ага тавышсыз инеш,

Яшен атарга тиеш.

Ярда күңелсез нарат,

Тора күңелсез карап.

Ятам тормаган килеш,

Яшен атарга тиеш.

Тавышланмый көн, тынган.

Кешеләр бар да уйчан.

Уйный йөрәктә тибеш,

Яшен – атарга тиеш.

Беркая да бармыймын,

Ятам уйланган килеш.

Бүгенме, иртәгәме

Яшен – атарга тиеш.

Чынлык гадәти түгел,

Туйдырды имеш-мимеш.

Барсын да сискәндереп,

Яшен атарга тиеш.

 

"КУ" 09, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев