Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөньяларда үзгәрешләр булып тора...

Ир-егетләр генә дөнья тотып килә, Чын егетләр сынмый язмышка!

Дөньяларда үзгәрешләр булып тора,

Булып тора давыл hәм җилләр.

Сыгылмыйча, бирешмичә алга бара,

Бөгелмичә бара чын ирләр.

Зәhәр җилгә ачык йөзләр куеп,

Яңа үрләр табып, киң юллар

Булган каршылыкны урап үтми,

Алга атлый бары кыюлар.

Дөнья кырып гарасатлар үтә,

Кабат кайта ямьнәр тормышка.

Ир-егетләр генә дөнья тотып килә,

Чын егетләр сынмый язмышка!

 

"КУ" 06,2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев