Логотип Казан Утлары
Шигърият

Еллар аша хәбәр юлладың

...Еллар аша хәбәр юлладың да Искә төштең янә, кабаттан. Оча алмый күңел, тик талпына, Канатларны сөю канаткан.

Үткәннәрдән бүген хәбәр килде:

«Бу – мин, – дисең, – ничек хәлләрең?»

Белә алмыйм, нинди ният белән

Хәлләремне белмәк теләдең?

Нинди уйлар сиңа искәрттеләр

Мин барлыгын әле дөньяда.

Саубуллашкан идек, юкса, күптән,

Бәхилләшкән идек сыман да.

Күңелеңдә ни барлыгын белсәм,

Сөйләр идем дә бит хәлемне.

Ниләр сөендерер, нинди җавап,

Ни әйтсәм дә, хәлем – хәл инде...

Яшь аралаш: «Әйбәт!» – дияргәме,

Көлә-көлә: «Начар...» – диимме?

«Бу – мин!» – диеп хәбәр салыр өчен,

Еллар аша кабат иңдеңме?

Җырларыма бак син, белим, дисәң

Хәлләремнең ничек икәнен.

Сурәтемне яңарт күңелеңдә,

Сөеп баккан яшькелт күзләрем.

...Еллар аша хәбәр юлладың да

Искә төштең янә, кабаттан.

Оча алмый күңел, тик талпына,

Канатларны сөю канаткан.

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

 

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев