Логотип Казан Утлары
Шигърият

Фәнир бабай утары

Фәнир бабай утары дип, керде алан күңелгә, Монда аның, утар булып, хыяллары үрелгән.

Фәнир бабай утары дип, керде алан күңелгә,
Монда аның, утар булып, хыяллары үрелгән.
...Бер утар гына түгел бу,
бу – табигать кочагы.
Җәйге урман. Җиләкләрнең
учка сикергән чагы!
Дөнья яме бер аланда, урман каюлы алан,
Чут та чут кошлар сайравы аланны чолгап алган.
Аллы-гөлле күбәләкләр, аллы-гөлле чәчкәләр,
«Күбәләк» көе күңелдә, кулда – тулы касәләр.

Касәләрдән ташып тора җан рәхәте – чын кымыз,
Әйдә, дустым, тарт тальяның, син бит көйгә дә хирыс!
Бал кортлары безелдәве дәрт өсти күңелләргә,
Кәрәзле балы абзыйның ягыла шигырьләргә.
Балның төсе бер үк – алтын, әмма тәме! Тәм үзгә!
Кояш нурын тутыралар бал кортлары кәрәзгә!
Яшел урман, балыклы күл, гөлләрнең кәләш чагы...
Бу – аланга әверелгән Фәнир бабай кочагы...

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев