Логотип Казан Утлары
Шигърият

Фәрештәләр белән бәхәсләшмим

Ничә тапкыр авыз пешкәне бар, Нигә кеше шулай ашыга? Ничә тапкыр иткән изгелегем Гөрзи булып төште башыма.

Ничә тапкыр авыз пешкәне бар,

Нигә кеше шулай ашыга?

Ничә тапкыр иткән изгелегем

Гөрзи булып төште башыма.

Аңа карап бер дә бирешмәдем –

Шундый итеп Ходай яраткан.

Юлың дөрес, диеп, фәрештәләр

Пышылдыйлар төрле тарафтан.

Фәрештәләр әйткәч, хактыр ла ул,

Шик-шөбһәгә алу килешми.

Кул-аякта егәр китеп бара,

Ә рухым сау, рухым бирешми.

 

 

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев