Логотип Казан Утлары
Шигърият

Илаһи сын

Йөрим урман уртасында,  Узган көннең яртысы.  Төшә агач арасыннан  Сүрән кояш яктысы...

Йөрим урман уртасында, 
Узган көннең яртысы. 
Төшә агач арасыннан 
Сүрән кояш яктысы...

Юк, мин җыймыйм җиләк-гөмбә, – 
Кулым бармый өзәргә.
Синдәй гүзәл илаһи сын 
Күренәдер күзләргә.

Бу урманның матурлыгын, 
Гүзәллеген дөньяның 
Күрәм фәкать синең аша 
Сылуым минем, җаным...

"КУ", 7 (июль), 2019

Фото: http://www.pixabay.com

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев