Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иртәгәне күзәткәндә

Марсианнар төшеп, алмагачта Үстерерләр ипи, ә оныклар Өзеп кенә алыр агачтан…

Бәндәләргә кара! – Көн итәләр,

Акча исләренә исереп;

Кара таңнан торып, кара тиргә

Батасы юк, кара җир сөреп.

Безгә ни! – Ике дөнья – бер акча;

Иртәгәне ишәк кайгыртсын.

Вәт ихтыяҗ килеп тугачтын,

Марсианнар төшеп, алмагачта

Үстерерләр ипи, ә оныклар

Өзеп кенә алыр агачтан…

 

"КУ" 09, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев