Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иртән торам да кушылам...

Әллә бу тормыш дигәнең Карурман карасымы, Әллә бу дөнья үзе бер Уй-хәсрәт дәрьясымы?

Иртән торам да кушылам

Тормыш чынбарлыгына,

Шикләнсәм дә вакыт-вакыт

Ерып чыгарлыгыма.

Кушылам, кереп буталам

Тормыш ваклыкларына –

Атлаган саен юлыгам

Язмыш ватыкларына.

Анда – аһ-зар, монда – сыктау,

Монда – кайгы, нигә соң?

Ник вакыт иртә акшарлый

Олпат ирләр чигәсен?

Әллә бу тормыш дигәнең

Карурман карасымы,

Әллә бу дөнья үзе бер

Уй-хәсрәт дәрьясымы?

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев