Логотип Казан Утлары
Шигърият

Исемдә

Кош кебек куанып, Хисләргә уралып Йөргәннәр исемдә, исемдә.

Беренче күргәч тә,

Күңелгә кергәч тә

Авылның бер айлы кичендә,

Кош кебек куанып,

Хисләргә уралып

Йөргәннәр исемдә, исемдә.

 

Озата килүләр,

Шаяру-көлүләр

Җәйләрнең җылы, тын кичендә,

Сөйләшеп, серләшеп,

Вәгъдәләр бирешеп

Йөргәннәр исемдә, исемдә.

 

Бу тәүге сөюләр,

Янулар, көюләр

Калса да томаннар эчендә,

Язларымнан уңып,

Хыялларга чумып

Йөргәннәр исемдә, исемдә.

 

Яшьлек тиз узганга,

Ахрысы, шуңа да

Кадерледер кемнәр өчен дә.

Сандугачлы кичләр,

Иң изге саф хисләр

Исемдә, әле дә исемдә.

 

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев