Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кагылмагыз яраларга!

Үлем керде араларга...

Аерылулар авыр икән,

Сагынулар дару микән?

Сыңар канат, калды канап...

Кайтмас җиргә китте иркәм.

Кагылмагыз яраларга,

Тырышмагыз дәваларга.

Сөйгәнемнең карашыннан

Башка дәва юк аларга.

Ялгышларны кабатладым,

Киселделәр канатларым.

Кайтмас җиргә китте ярым,

Мин башканы яратмамын.

Кагылмагыз яраларга,

Өмет итеп дәваларга.

Сөйгәнемнең назларыннан

Башка дәва юк аларга.

Белмәгәнгә кадерләрен,

Кисә йөрәк-бәгырьләрен.

Бер киткәннәр кайтмыйлар шул...

Кочып елыйм каберләрен.

Кагылмагыз яраларга,

Бер дәва да юк аларга.

Уртак юллар аерылды...

Үлем керде араларга.

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев