Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәерле иртә

Илем-көнем, балаларым! Уяныгыз, Ямыйсы бар Бу дөньяның яраларын!

Хәерле иртә, туган җирем,

Хәерле иртә, торган җирем!

Илем-көнем, балаларым,

Авылларым, калаларым.

Хәерле көн, хәерле кич,

Килеп җитте көткән сәгать,

Изгелекләр кылыр өчен

Чыгып торсын төрле сәбәп.

Елгаларым көнгә ага,

Көнгә ага, көн дә ага.

Үзәннәргә бу таңнарым

Ак каймактай томан яга.

Сөзәк тауның итәгендә

Чәчәкләргә көн кагыла.

И сылу ла каен кызы,

Ак тәненә күз чагыла.

Яфракларның серләшүе

Моңнар сала әйткән сүзгә.

Табигатьнең үзе булып

Эндәшәмен бүген сезгә:

Хәерле иртә, туган җирем,

Илем-көнем, балаларым!

Уяныгыз,

Ямыйсы бар

Бу дөньяның яраларын!

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев