Логотип Казан Утлары
Шигърият

Киләчәккә юлда

Моннан авыр язмыш бар микән?

Мин бүген дә үз иркемдә түгел,

Мин бүген дә гүя читлектә.

Күңел үз көенә көйсезләнә.

Акыл үз көенә – этлектә.

Акыл миңа: «Син – бәйдәге эт», – ди.

Күңел әйтә: «Аны тыңлама!

Гомер ике килми җир йөзендә.

Чынлап яшәргә, – ди, – соңлама!»

Мин бүген дә шул бәйдәге килеш

Тартып барам дөньям-өемне.

Сызлавына ничек түзәргәдер

Бәем кискән тирән җөемнең. . .

Акыл әйтә: «Өең генә түгел,

Ил язмышы ласа иңеңдә!

Комачаулап тора йомарланган

Йодрык кынаң синең җиңеңдә».

Ил язмышын сөйрим бәйдә килеш, –

Моннан авыр язмыш бар микән?

Ярсу хисләремне тотып торган

Акыл-күңел – ике яр икән.

Мин – бүген дә йомарланган йодрык? –

Ил язмышын кысам учыма.

Язмыш дилбегәсен җибәрмәскә

Килсә икән яшьләр һушына. . .

Аһ, тантана итәр иде акыл!

Очар иде күңел күкләргә! –

Менә шуның ирек икәнлеге

Никләр аңлашылмый күпләргә?

Мин бүген дә киләчәккә юлда.

Мин бүген дә көрәш кырында!

Акыл-күңел көрәшеннән туган

Милләт киләчәге җырымда!

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев