Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыя

Сынды тотка. Ауды терәк. Дүрт кыйбламы дүрт ягым?

Сынды тотка. Ауды терәк.

Дүрт кыйбламы дүрт ягым?

Арлы-бирле, бәрелеп-сугылып,

Зиһнем чуалган чагым.

Батам-калкам... Як-ягымда

Шаулы, болганчык агым.

Шул агымда сүз әйталмый,

Исемем югалган чагым.

Җисемем кыя. Зиһенем җыям.

 Калды соңгы бер адым  –

Шул кыяга исемем уеп,

Җисемем уалган чагым...
 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев