Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үлемсез полк

Атлыйм Казан урамнары буйлап... Үлемсез полк монда чак-чак сыя... Бер еладым әле рәхәтләнеп, күз яшьләрен ләкин тыя-тыя.

Бер еладым әле рәхәтләнеп,
күз яшьләрен ләкин тыя-тыя –
мин курыктым изрәп төшәр диеп,
ирлек горурлыгы дигән кыям.
Атлыйм Казан урамнары буйлап...
Үлемсез полк монда чак-чак сыя...
Бер еладым әле рәхәтләнеп,
күз яшьләрен ләкин тыя-тыя.
Миңа яшьтәш җырлар яңгырыйлар
җанга ныклык көче җыя-җыя...
Мин еладым ләкин рәхәтләнеп,
күз яшемнең татын тоя-тоя...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев