Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әманәт

...Ишек шакыйм, ишек шакыйм, Ник ачмыйсыз, җәмәгать? Мин бит әманәт тапшырам, Өләшәмен әманәт.

Ишек шакыйм иртә таңнан:

Исәнмесез, җәмәгать?

Әманәт тапшырам сезгә,

Өләшәмен әманәт.

Аксакаллар үтенече,

Ак әбиләр гозере:

«Бергә саклыйк Туган телне,

Өзелмәсен гомере!»

Сиңа да шакыдым, күрше,

Сиңа да... – Ишетмәдең.

Бикләмәгез сабыйларның

Күңеле ишекләрен!

Югалтмасын кыйблаларын

Без үстергән балалар.

Бу җәһәттән, бурычлы без:

Әби-баба, аналар.

...Ишек шакыйм, ишек шакыйм,

Ник ачмыйсыз, җәмәгать?

Мин бит әманәт тапшырам,

Өләшәмен әманәт.

Аксакаллар үтенечен,

Ак әбиләр гозерен:

«Саклыйк! Яклыйк!

Телебезнең

Өзелмәсен гомере!»
 

"КУ" 09,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев