Логотип Казан Утлары
Шигърият

Миләүшә һәм сары төстән торган...

Сигез миллиардның берәрсен Вәсвәсәләндерергә теләп, Бер мизгелгә талпынып куя...

Миләүшә һәм сары төстән торган

Кипкән букетта

Һәрвакыт ак бөрчекләр җитми.

Шуңа күрә кыланчык томан,

Лазутчик парашюты булып,

Шәһәремне каплый.

Һәм шәһәр йөзә шәрыкка таба,

Һәм төшләр йөзә шәрыкка таба.

Әкрен генә чеңләп, сикергәләп куя

Шкафтагы савыт-саба гына...

Кипкән букеттагы

Миләүшә һәм сары,

Сигез миллиардның берәрсен

Вәсвәсәләндерергә теләп,

Бер мизгелгә талпынып куя...

Илсөяр ИКСАНОВА тәрҗемәсе.

 

"КУ" 02, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев