Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин генәме?

Мин генәме Йосыф халәтендә, Мин генәме Таһир булып янган.

Мин генәме Йосыф халәтендә,

Мин генәме Таһир булып янган.

Чишмә күзе сүнә дисә кемдер,

Ялган!..

Мин генәме, Везувийлар аткач,

Помпей сыман көлгә күмелеп калган.

Соңгы былбыл тынды дисә кемдер,

Ялган!..

Мин дә көймә, торпедасы шартлап,

Океанда су астында калган.

Күтәрмәсләр диеп әйтсә кемдер,

Ялган!..

Сәхипҗамалына теге хатны

Әллә инде умырзая язган.

Кандалыйлар юләр дисә кемдер,

Ялган!..

Мин генәме Мәҗнүн халәтендә,

Мин генәме Таҗ Мәһәлләр салган.

Акча әрәм иткән дисә кемдер,

Ялган!..

Язмышыдыр, ни хәл итсен Җәлил,

Белә торып һәлакәткә барган.

Җәлил исән түгел дисә кемдер,

Ялган!..

Рафаил Газизов

"КУ" 4, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев