Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә мин күрәм!

Җил күренми, диләр, ә мин күрәм: Кара күлмәгенә киенә дә Йөгерә ул һәр көн таң белән!

Җил күренми, диләр, ә мин күрәм:

Кара күлмәгенә киенә дә

Йөгерә ул һәр көн таң белән!

Тәрәзәмә килә: сөртә корым.

Ишегемә килә: каралта!

Шәһәр җиле, хәтта таңгысы да

Никтер кара төсләр ярата.
Җил күренми, диләр, ә мин күрәм.

Су янында карап басып торам.

Үзе күрмәсен дип, кумасын дип,

Таллар арасына качып торам.

Җил күренми, диләр, ә мин күрәм:

Таллар арасыннан кулны сузып,

Тотам аның зәңгәр күлмәгеннән.

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев