Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин сүзләрнең көчен беләм...

Мин сүзләрнең көчен беләм. Мин сүзләрнең үчен беләм. Шуңа дәшмим. Иеләм дә Күзләреңнән генә үбәм.

Мин сүзләрнең көчен беләм.

Мин сүзләрнең үчен беләм.

Шуңа дәшмим. Иеләм дә

Күзләреңнән генә үбәм.

Сәлам бирәм яңа көнгә.

Яңа төнгә бирәм сәлам.

Безгә барсын кичергәндер,

Күчергәндер инде Галәм.

Кешеләрнең шатлыгын да.

Газабын да. Барсын! Барсын!

Синдә минем кадерем бар...

Күм дә җиргә –

Чәчәк ярсын...
Һәм юаныч җаның тапсын...

Җирнең зары... чиктән ашкан...

«Әйдә, – диләр, – башлыйк, әйдә,

Әйдә, башлыйк... яңабаштан...»

Мин хисләрнең... көчен беләм.

Мин хисләрнең... үчен беләм.

Шуңа дәшмим.

Елмаям да

Күзләреңнән генә үбәм.

Беркем дә юк.

Синнән

Күркәм.
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев