Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нәсел гөлләре

Истәлегең булып, исле гөлләр Балкып утыралар шау чәчәктә, Безгә – синең нәсел гөлләреңә – Бәхет-тәүфыйк теләп киләчәктә.

Әбием истәлегенә

Истәлегең булып, исле гөлләр

Балкып утыралар шау чәчәктә,

Безгә – синең нәсел гөлләреңә –

Бәхет-тәүфыйк теләп киләчәктә.

Шәҗәрәдәй тамырланган гөлнең

Сине оныттырмас исе гелме?!.

...Бишек җыры көйләп тирбәтә җил

Мин болынга чәчкән исле гөлне.

Синең кебек сыйпап-назлап кына

Үстерәсем килә һәрбер гөлне.

Берсе генә чәчәк атмаса да,

Сагыш биләп алыр йөрәгемне.

Ирек сөяр холкыбызга безнең

Җил иркендә үскән гөлләр үрнәк!

Алар аша нәселемне барлыйм,

Тыштан боздай туңып, эчтән дөрләп...

 

"КУ" 06, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев