Логотип Казан Утлары
Шигърият

Офыккача, офыккача барам...

Ярым саташулы бу төн үткән. Якты язмыш булып таң сызыла.

Ахыргача!
Ахыргача барам.
Үз язмышым үз язмышын табар.
М.Әгъләм. Соңгы чиктә


Офыккача, офыккача барам,
Алсуланып, шәфәкъ чолгап алган.
Без генәме галәм шау-шуыннан
Арынып бер, кинәт тынып калган?!
Гаҗиз күңел: байый инде кояш,
Сүнеп бара дәрья аръягында.
Нәүмиз соң нурлары тирбәләләр
Мәгърур диңгез салкын сулышында.
Офыккача барам, офыккача...
Колачлап бер йөзим дәрья суын,
Йә булмаса кулны канат итеп,
Очып үтим җанның каршы ярын.
Һич тыңлаусыз җитен чәчләремдәй
Сибелсеннәр күңел газаплары,
Таралсыннар авыр уйлар җилдә,
Дөрләсеннәр язык учаклары.
Пакьләнсен рух, сафлансын җан, калеб...
Ялкын теле – шәфәкъ алсуында.
Янып күмер булган йөрәгемнең
Көлен сибәм дәрья суларына.
Офыккача, офыккача барам.
Яшәлмәгән гомер әле алда.
Ярым саташулы бу төн үткән.
Якты язмыш булып таң сызыла.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лениза Валиева шигырьлэре сокландыра, бик матур яза. Булдыра!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???????Бу алкышлар, сина Лениза Вэлиева!!!!!!! Алга да шулай дэвам ит! Шигырьлэрен зэвыклы, затлы - узен сыман!!!!!! Унышлар сина!!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур язасын. Сокланып укыйм. Каян шундый сүзләр, фикерләр табып бетерә икән бу Лениза, дип уйланам.Рэхмэт сина!!!!!