Логотип Казан Утлары
Шигърият

Псалом

Син – дога. Син – төсләр догасы.

Син – дога.

Син – төсләр догасы.

Учларым – манма Җир!

Манма Күк!

Төрәмен җилләрнең бүзенә

Йөрәкне –

Ачылган яра күк.

Син – йола.

Гасырлар буена

Яшереп саклаган... ятлаган...

Тамасың тир булып – бәйгене

Калдырып җилдергән атлардан.

Син – ирек.

Бөркелеп, бөркелеп

Агасың үзәннәр өстеннән.

Уятып
Онытып өлгергән

Иң тәүге борынгы төшемнән.

...һәм анда –

Өрфия Тынлыкта –

Кемнәрдер көй көйли.

Ул көйдән

Син һәм мин яралган.

Һәм Җиргә

Беренче Ярату йөгергән.

Төс булып! Хис булып!

Без булып! Нурыннан –

Җиһанга саркылган –

Күзләрем камаша.

Шулкадәр...

Шулкадәр бизгәннәр

Яктыдан. 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев