Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рәхәт чакка җиттем

...Яратыгыз – (башта үзегезне!) – Дөнья шундый матур яратканда! 

Рәхәт чакка җиттем.

Мин беркемгә

Бернәрсә дә бүген тиеш түгел.

Бер булганнан меңне күрә белә,

Булмастайны хыялланмый күңел.

Сөйләгәннәр... әйдә, сөйләсеннәр!

Миңа алар һич тә кызык түгел.

Үзем беләм: мин фәрештә булмам,

Әнкәй оялырдай бозык түгел.

Хисап тотасым юк уйларыма.

Кайсы чатта? Кайсы якка барам?

«Кыйблаң кайда?!» – диеп сорый ала

Ходай гына,

Җирдә – газиз Анам.

Рәхәт чакка җиттем!

Үз күңелемне

Бүген менә үзем аңлый алам!

...Яратыгыз – (башта үзегезне!) –

Дөнья шундый матур яратканда! 

 

Гөлнара Сабирова

 

"КУ" 06, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев