Логотип Казан Утлары
Шигърият

Саҗидәсен халык сагына

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың якты истәлегенә багышлана.

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың

якты истәлегенә багышлана.

 

Тезелешеп кошлар китеп баргач

Вакытлыча торыр ягына,

Каен яфраклары телгә килә:

«Саҗидәсен Әлмәт сагына!»

Ул болай да бәгырьләрдә иде,

Көткән бер моң иде һәр өйдә.

Басмасыннан офыкларга багып,

Керләр чайкый иде Саҗидә!

Холкы шундый, халкы шундый инде,

Карый җиргә көзе моңаеп.

Онытмаган газиз халкым, диеп,

Күр, Саҗидә карый елмаеп.

Шагыйрьләргә шулай язылгандыр:

Ак каләмен хискә мана да

Гасырларның күрке саналырлык

Җыр калдыра чиксез җиһанда.

Игезәге иде ул өметнең,

Язны күрде кышның карында.

Тел – мәңгелек, яши, яшәячәк,

Нәни иле – авыл барында!

Кайберәүләр Тукай исеменнән,

Кабаланып, бүләк алганда,

Шагыйрәсе белән күрешергә

Татар килә шушы мәйданга.

Тезелешеп кошлар китеп баргач

Вакытлыча торыр ягына,

Көзге яңгыр туры җанга тама,

Саҗидәсен халык сагына!

 

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев