Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сары яфрак булып, җиргә ятып...

Әйдә, ноябрьне календарьдән сызып ташлыйк?!

Сары яфрак булып, җиргә ятып,

җылый-җылый җан биргәндә быелгы көз,

ноябрьдә үләрмендер кебек.

(ә без һаман «син»гә күчәлми(без).

Исәнме(сез)! Хәлне сорама(гыз)!..

Кара төнне соры көнгә күмәм.

Кәеф көйлим. Каһвә белән. Ят шәһәрдә.

Ноябрьне сөймим, шуңа күрә.

Томан, томан, томан... пыскак яңгыр.

Күпме сорау бу дөньяга. Бар да ачык.

Качып котылырлык түгел төссезлектән.

Әйдә,

ноябрьне календарьдән сызып ташлыйк?!

Яши башлыйк гел яңача, ноябрьсез.

Әйтерсең лә үзебездә түгел сәбәп.

Ялангач – көз.

Һәм саксыз сүз җан сүрүен җыртып тула.

Гел түз дә түз.

Шул чагымда чара-дәва табалмагач

без беркайчан «син»гә күчәлмәбез. 

 

"КУ" 11, 2021

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев