Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сихерчеләр

Пәйгамбәргә иңгән Коръән-шәриф – Иманлының тугры, чын дусты!..

Заманахыр якынлаша бугай

Гөмбәләрдәй үрчи «колдун»нар!

Коръән әйткән: алар үрчер шулай

Заманахыр булыр алдыннан...

 

Сихерчесе, колдун, багучысы,

Күрәзәче, имче дигәне –

Шарлатаннар, дингә өндәүчеләр

Басып китте бөтен илләрне!..

 

Берәүсенә Күктән «Коръән иңә»,

(Мөхәммәтне кая куярбыз?!)

Икенчесе имли, чир дәвалый, –

Ашатырбыз, сарык суярбыз...

 

Берсе «оча Җиденче кат Күккә» –

Ул... Тәңренең үзен «кочаклый!»

Кайберәүләр шуңа ышаналар,

Ник надан без димен, бу чаклы?

 

Алла бар ул, юллар гына төрле!

Пәйгамбәрнең узган соңгысы...

Пәйгамбәргә иңгән Коръән-шәриф –

Иманлының тугры, чын дусты!..

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев