Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синең хәлләреңне беләм...

Синең хәлләреңне беләм – Ә син мине аңлыйсыңмы?

Синең хәлләреңне беләм –

Ә син мине аңлыйсыңмы?

Әллә тиккә генә рәнҗеп,

Уйларыңда кайныйсыңмы?

Синең уйларыңны сизәм –

Минем хәлне беләсеңме?

Уйламыйча әйтеп аткан

Авыр сүзең өзә җанны.

Яра саркый, яра әрни

Җәрәхәте – телем-телем.

Җан ярамны ялгар идем,

Табып бирер булсаң җилем...

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев