Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синнән алда чыккан ул юлга...

Өлкәннәрнең сабыр тавышын тыңла. Синнән алда чыккан ул юлга...

«Салмак атлый...» – дисең.

Гаҗәп түгел. Синнән алда чыккан ул юлга.

Туган күреп, ачык күңел белән,

«Сәлам!» – диеп, җылы сүз юлла!

 

Гомре буе хәрәкәттә Кеше.

Тәкъдир исәбенчә ай-еллар...

Арган булса, иңеңне куй аңа.

Синнән алда чыккан ул юлга.

 

Без һәммәбез тоташ бер сәфәрдә.

Алга, артка карап кул болга.

Өлкәннәрнең сабыр тавышын тыңла.

Синнән алда чыккан ул юлга...

 

"КУ" 06, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев