Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүнеп барган учак – төнге күкнең...

И, эзлисең, күңел… Ни эзлисең? Мең югалткан халәт, бер табып…

Сүнеп барган учак – төнге күкнең

Йолдыз-күмерләрен актарып,
И, эзлисең, күңел… Ни эзлисең?

Мең югалткан халәт, мең табып…

Тапкан чаклар күптән истән чыккан,

Тик югалту аңга уелган.

Җидегәннең җиде йолдызыннан

«Аю» эзләп гомер узылган.

Йолдызга тиң җаннар атылганда,

Сөенә-сөенә теләк теләнгән.

Ник сыңары кабул булсын икән...

Көлгән  Илаһ денсез келәүдән.

Сүнеп барган учак – ил күгенең

Соңгы күмерләрен актарып,

И, эзлисең, күңел… Ни эзлисең?

Мең югалткан халәт, бер табып…


 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев