Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соңлап аңлау

Аһ, өзелде җанга тансык нурлы моң!

Арыш кыры. Тургай оча биектә –

галәмдәге үзәк өзгеч бер нокта!

Биһуш итәр, күккә карап ал гына:

бар җиһанга газиз моңы агыла...

Чү, шул кошчык кинәт аска ташланды,

ләгыйнь затлар куенында таш янды.

Еглып төште югарыдан җыр үзе,

шушы мәлдә тетрәп куйды җир йөзе.

Аһ, өзелде җанга тансык нурлы моң!

Соңлап белдем бәгырькәйнең зурлыгын.

 

"КУ" 06,2020

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев