Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сукыр тәңкә

Җиргә аяк басар нәфес колын ничә төрле кыек юл көтә.

Тишек акча йөртәм кесәдә...

Г.Морат

Насыйп малга һәркем ия булыр –

өлешеңә тигән көмешең.

Учта яткан гади генә акча

хикмәт чәчеп тора кем өчен?

Һушлы бәндә моны сизми калмас,

ахмак аңламастыр, ун әйтеп.

Ошбу тәңкә безгә күпне сөйли,

гыйбрәт хәлгә гамьне юнәлтеп.

Әллә анда бер-бер әфсен бармы –

тудыргалый кайчак шик-шөбһә.

Кан-тир түгеп тапкан канча байлык

кереп киткән шушы тишеккә.

Туя белмәс бушлык хәләл көчне

ала сыман, эчкә суырып.

Вәсвәс уйный гүя гавам белән,

колагына сихри сүз өреп.

Төшләндергеч акча тишегеннән

гаҗәипләр ачык күренә.

Денсезләнә барган дөньялыкта

никадәрле мәкер, кер-кинә!

Җиргә аяк басар нәфес колын

ничә төрле кыек юл көтә.

Менә шулар, кеше хакын ашап,

тиеннәрдә кулын җылыта.

Күзләремә сират күперенең

шәйләнүе янә төш микән?!

Төшенгәнгә барысы төсмерләнә

тәңкәдәге кечтек тишектән.

...Авыр уйга баткан башым иеп,

чулпыларны сыйпап сөям мин.

Кесәдәге сукыр сәмәнемне

бисмиллалап күккә чөярмен.

 

"КУ" 06, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев