Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үткән белән сөйләштерә чын тарих... (робагыйлар)

Әлмисактан безнең хәлләр тарихта, Чынын күрик, тарихны актарыйк та...

***

Әлмисактан безнең хәлләр тарихта,

Чынын күрик, тарихны актарыйк та.

Бабайларның данын-шанын кайтарыйк,

Чүп-чарларны чүплеккә аткарыйк та.

***

Тарих бит ул чын могҗиза, уйласаң,

Гафу итми, аның белән уйнасаң.

Ялган белән корсаң, ава бинасы,

Җимерелә, хакыйкатьтән коймасаң.

***

Үткән белән сөйләштерә чын тарих,

Киләчәкне көйләштерә чын тарих.

Горурлыкны ныгыта да дөньяда,

Халыкларны берләштерә чын тарих.

***

Безнең халык чып-чын Алып халык бит,

Моны илгә раслаучы да тарих бит.

Шул тарихны бозудан һәм сызудан

Бөтен халык күптән инде гарык бит.

***

Туган яктан алам дәрт тә, дәрман да,

Туган якта бетә талган-арган да.

Бүректәге бүре баласыдыр мин –

Кайда гына йөрсәм дә, күз – Сарманда.

 

"КУ" 5 (май), 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев