Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төннәр озын, име, көне – кыска

Төннәр озын, име, көне – кыска, декабре – кара, кары – ак.

Төннәр озын, име, көне – кыска,

декабре – кара, кары – ак.

Җәннәт җимешләре алдый алмый –

күз алмасы тулы туган як.

Ак кар яткан ак урамнан туңып,

яңгыратып көлеп җиһанны,

кар кызыдай кайтып килсәң иде

сизмичә дә тәпи туңганны!

Суган-сарымсаклы пилмән исе –

чолан сайгагына бас кына...

Мин клубтан кайтам. Бит кызышкан,

итек-бияләйләр боз менә.

«Әй, наныем, озак булдың, – диеп,

әбекәем чыккан ут элеп:

– Кайтканмы? – ди.

– Әйтмим! – дигән булам,

Күзләр яна прожектор булып!
Никтер искә төште...

Еллар – йомгак,

язмыш үзе – Бальзак романы.

Бар галәмем Яңа Әлем булган,

чепалгышын1 ашыйм Грозныйның.

Ә җан иске, ничек туган – шундый:

бик самими үзем, усал да.

Эт каешы түгел, тик тисәләр,

Этләшкәннән калмас мыскал да.

Йөрәк яралары күп түгел, тик

күңел киштәләре йозакта.

Дөнья өйрәтмәде диеп булмый –

Авызлар да пеште кайчакта...

Ничек хәлең?

Син исән бул, яме!

«Чана юлы төште», дигән бул...

Юллар ерак, бары җанда гына

туган якка дәшә көртле юл... 

 

"КУ" 01,2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев