Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыш - баскыч

Тормыш гүя баскыч! Менәбез дә төшәбез, Менә-менә этешәбез, Авыр сүзләр әйтешәбез.

Тормыш гүя баскыч!

Менәбез дә төшәбез,

Менә-менә этешәбез,

Авыр сүзләр әйтешәбез.

Елашабыз, көлешәбез,

Кайчак хәтта сөзешәбез,

Көрәшергә керешәбез,

Әллә ниләр бүлешәбез,

Күз яшьләре түгешәбез,

Тиргәшәбез, телләшәбез,

Башкалардан көнләшәбез,

Ятлар көен көйләшәбез,

Юк-бар сүзләр сөйләшәбез...

Бер менәбез, бер төшәбез,

Бер төшәбез, бер менәбез,

Төшә-төшә, менә-менә

Яшәргә дә өйрәнәбез...

 

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев