Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ул

Ничә тапкыр җирдә яшәгәндер, Ничә үлеп, ничә терелде.

Үлә, диләр, кеше бер мәртәбә,

Ничә тапкыр туа –

Кем белгән?

Кадыйр Сибгатуллин


Ничә тапкыр җирдә яшәгәндер,

Ничә үлеп, ничә терелде.

Челләләрдә сусап тилмерде дә,

нурына иренен тидерде.
Күзләрендә төсләр алышынды,

Гашыйк булып ничә тилерде.

Кояш чыккан ал тарафка таба

Үз дәүләтен эзләп йөгерде.

Ничә туып, ничә яшәгәндер,

Шашып көлде, үксеп елады.

Үксез илнең үксез туфрагына

Чәчелешеп калды еллары.

Икейөзле җаннар көлә-көлә

Алдадылар. Мең кат алданды.
Шиңде диеп уйладылар, ә ул –

Кояш нурларына ялганды.

...Гөлле бакчадагы исәр шагыйрь,

Ихлас бәндә ул мин... Мин идем.

Өмет белән ил йөзенә баккан

Якты бер җыр, шашкын моң идем. 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев