Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйланырга иде

Кайда соң син, бөек Татар Иле, Тарлыккамы калды татарлык?

Кайда соң син, бөек Татар Иле,

Тарлыккамы калды татарлык?

Оныкларга ниләр мирас булыр,

Нефть, газлардан соң сатарлык?

Чишмәләре, елгалары корый,

Аянычы – хәтер саеккан.

Теле, моңы сакланса да әле,

Кояш түгел, ае калыккан.

Төнгә кереп барган юлчы кебек

Күң(е)ле боек – алда юл чаты.

Чиксез далаларны иңләп чапкан

Атын соң ул кайда югалтты?!

Ычкындырган мөмкинлекләр чоры

Булып калды узган гасыр да.

Төштән соңгы акыл: терсәк якын –

Тешләп кенә булмый, асылда...

Иелгәннең башын кылыч кисми –

Горурлыгы аның тезләнгән.

Кайтып булса иде үткәннәргә

Тарихтагы шанлы эзләрдән.

Татар йоклый... Әллә үлгән үкме? –

Битарафлык кая карама.

Тел язмышы ятлар кулында дип,

Ник сибәләр тозны яраңа?!
Милләтеңне малга, данга саткач,

Киләчәккә кем соң юл салыр?!

Мал да калыр, алган дәрәҗәң дә,

Кавемең дә җирдән югалыр.

Кайда соң син, бөек Татар Иле?

Ник дәүләтең бирми бер аваз?

Кем соң искә алыр туар таңда?

Уйланырга иде – уянгач!..
 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев