Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңгыр һәм кар, боз һәм томан...

Яңгыр һәм кар, боз һәм томан... – Аерым-аерым яши сыман.

Яңгыр һәм кар, боз һәм томан... –

Аерым-аерым яши сыман.

Бер-беренә охшамаган:

Һәркайсы бер үзгә җиһан.

Тик үзәннән аккан елга –

Алар өчен уртак дөнья.

Бу дөньяда алар бер тиң.

Әйтеп кара: кем кемнән ким?!.

Барыр җирләре дә уртак:

Дәрья көтә суга сусап. 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фәлсәфи шигырь