Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яктылыкка, бары яктылыкка...

Мин кояшка, бәлки, орынырмын Соңгы үргә менеп җиталсам.

Яктылыкка, бары яктылыкка

Мин омтылган идем тумыштан,

Фәкыйрьләнеп, йончып, хәлсезләнеп,

Чыгып киләм инде тормыштан.
Күлмәгемнең сүтек җөйләрен

Тегәр җебем калды бер саплам.

Мин кояшка, бәлки, орынырмын

Соңгы үргә менеп җиталсам.
 

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев