Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшим сөеп...

Үзем эзләп тапкан матурлыкның Нурын тирә-юньгә таратам.

Яшим җирдә сөеп бу тормышны,
Нинди булса, сөеп шул килеш.
Яшәр өчен һәр көн дәрман бирә,
Аннан бүләк миңа һәр өлеш.
Һәр өлешкә рәхмәт әйтеп яшим,
Һәр бизәген җирнең яратып.
Матурлыкка һәйкәл куя белгән
Фидакарьләр өчен җан атып.
Үзем эзләп тапкан матурлыкның
Нурын тирә-юньгә таратам.
Тормыш миңа бәхет бүләк иткән,
Бу тормышны шуңа яратам.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев