Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йорт арты йорт юкка чыга урамнардан...

Урам арты урам китә – күрү авыр. Авыл үлә карт кешедәй акрын гына.

Йорт арты йорт юкка чыга урамнардан,

Урам арты урам китә хушлашмыйча.

Танышырга өлгермәдем кайсы белән –

Никадәрле кешем калды дуслашмыйча!

Күршеләрнең яңалары, искеләре

Китеп бара көн арты көн бу дөньядан.

Бик күбесен белми калдым киткәннәрнең,

Йөрәгемә үкенүләр оялаган.

Кайта кеше калырга дип туфрагында.

Кайта кеше, китә кеше авылыннан.

Кайтканнары өзелгәннәр инде күптән,

Киткәннәре өзеләдер тамырыннан.

Кайтсалар да еллар узгач, килсәләр дә

Яшәргә дип, башка җирдә урын тапмый,

Йорт арты йорт юкка чыга урамнардан,

Кайтучылар тик бик азга аны саклый.

Урам арты урам китә – күрү авыр.

Авыл үлә карт кешедәй акрын гына.

Бөтенләйгә киткән көнен күрәм аның:

Арабызда еллар гына, чакрым гына...
 

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев