Логотип Казан Утлары
Шигърият

Зур тормышка диеп үстергәнсең

Сабыйланган күңелең үз уенда Бишек бавын тартып карый икән... Туган ягын кабат сайлый икән.

Зур тормышка диеп үстергәнсең,

Туган ягым – син бишегем минем.

Авыр чакларымда ачып кергән

Биксез көткән киң ишегем минем.

Тормыш үзе синдә булган икән.

Кайнаган ул тыныч кына, тигез.

Болыннарда, кырда, бакчаларда...

Көн дә бер үк булган бар эшебез.

Туйдырганмы алар, күренгәнме

Яшьлек күзлегеннән бик вак булып?
Тормыш анда! – диеп йөгергәнбез,

Мәңге кайтмас кебек, таңда торып.

Яшәгәндә берни уйламыйча

Еш кайтарган тормыш... нужа өеп.

Еш кайтарган җиңебездән тартып,

Туган яктан хәсрәт җиле килеп.

Тормышларның зуры, кечеләре

Яшең олыгайгач калмый икән.

Сабыйланган күңелең үз уенда

Бишек бавын тартып карый икән...

Туган ягын кабат сайлый икән.

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев