Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар

  • 12 май 2022 - 15:00
    Генерал (дәвамы)
    Менә, Әмир, аның улы, бүген илгә хезмәт итәргә ант бирде, кем ул хәзер: баламы, солдатмы?
    2369
    0
    4
  • 10 май 2022 - 13:00
    Генерал
    Гаҗәп, армиянең мәгънәсез, әмма тәртипле тормышы аңа ошады. Ул бер әйберне ныгытып аңлады: монда буйсынырга һәм буйсындырырга кирәк икән.
    2308
    0
    6
  • 17 апрель 2022 - 13:00
    Килен капкасы
    «Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?» Күземә генә күрендеме янәсе... «Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек!
    8687
    4
    57
  • 17 апрель 2022 - 09:00
    Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)
    –Менә син чагыштырмалылык теориясе, дисең, Эйнштейн кисәге... Үзең ничурта белмисең аның ни икәнен! Менә чагыштырып кара үзең белән мине... Син җирдән сөйрәлүче суалчан, ә мин бөркет, мин очам, син шуышасың.
    1414
    0
    3
  • 7 апрель 2022 - 15:00
    Дулкыннар (дәвамы)
    Гомер көзендә тормышны өр-яңа биттән язарга тырышу беркем өчен дә җиңел түгел. Инде һәркемнең күнегелгән үз гадәтләре, үз холкы, сагынып, искә төшерер кадерле кешеләре бар... Шулай да Фарсель дә, Венера да бер- берсендә таяныч күрделәр. Ни дисәң дә, йөрәкләр яралы булса да, канатлар парлы чакта, очарга җиңелрәк.
    1566
    0
    2
  • 20 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    – Сезне ничектер, ә мине Нәфисәнең язмышы борчый, – диде ул, Камилнең соравына җавап итеп әйтсә дә, Илсур белән Илнурның күзләренә карап. – Каракүлдә сеңлебез өчен борчылып торучы булуына без шат. Димәк, аны кайгыртучы бар. Анысы өчен рәхмәт. Тик син ни хикмәт белән безне җыйдың соң? – дип, сабыррак булырга тырышып сүз башлады агай-эненең өлкәне.
    3187
    0
    12
  • 19 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Әхмәт үзендә таулар күчерердәй көч артуын да тоя иде әле җитмәсә! Менә шунысы куркыта да инде Әхмәтне: көнгә күренмәс Көмешсылуны коткарырга килгән пәһлеван егетнең аждаһага гашыйк булуы кебегрәк килеп чыга түгелме соң?
    2016
    1
    16
  • 13 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?»
    2618
    0
    10
  • 11 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде.
    2313
    0
    8
  • 10 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    – Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның...
    2660
    0
    11
  • 7 март 2022 - 17:00
    Умарта (повесть)
    Ул арада Баязитның ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды.
    2548
    0
    8
  • 3 март 2022 - 09:00
    Синең белән янәшә (ахыры)
    Заһит күзләремә туп-туры карады да: – Сәбәбен әйтимме? – диде. «Әйт», – дидем. «Син аны тәмам баскансың, сиңа аның кол булуы кирәк».«Каян беләсең?!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым.
    3641
    0
    7
  • 2 март 2022 - 09:00
    Синең белән янәшә (дәвамы)
    Урыннарыбыз ерак, бер-беребезне күрерлек түгел иде. Антрактта ул мине буфетка чакырса да, баш тарттым. Дөресен әйтим, минем аның белән икәүдән-икәү генә буласым килде, халык арасыннан читкәрәк атладым.
    2878
    0
    3
  • 28 февраль 2022 - 09:00
    Мур кырылышы (ахыры)
    – Тумыштан гарип мин, сеньор. Мине монахлар Бөкре Шайтан, дип йөртә. Мин аларга ачуланмыйм. Шайтан булгач, мин шайтан вазифаларын үтәргә тиеш. Ул каяндыр хәнҗәр чыгарып, Бонифаций ягына кискен хәрәкәт ясады, Бонифаций эчен тотып бөгелеп төште.
    1313
    0
    2
  • 26 февраль 2022 - 09:00
    Мур кырылышы (дәвамы)
    – Нинди шарт ул, король? – Син минем илчем белән Сәмәркандка шаһ Тимер янына кайтып, аның яхшы мөнәсәбәтен яулыйсың. Аның белән яуга бергә йөрисең: мин синнән аерым тора алмыйм, синнән калмыйм дип, ант итәсең һәм җае чыкканнан соң ашына, шәрабына менә шушы агуны саласың. Шулай итеп, син янып һәлак булган атаң, анаң, башка туганнарың, Бөек Болгарның үчен алачаксың.
    880
    0
    3
Реклама