Хикәя тег белән яңалыклар
-
23 апреля 2024 - 13:00
Бер мизгел (хикәя)
Көз шундый сихри мизгел инде ул: бер карасаң, ямьсез көн, начар кәеф; икенче карасаң, көтелмәгән очрашу, мәхәббәт ялкыны. Бер мизгел... Һәм ул барысын да үзгәртергә сәләтле... -
17 апреля 2024 - 13:00
Аида (хикәя)
Йөрәге таш булып катты Аиданың, күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... -
11 апреля 2024 - 09:00
Үзем генә беләм... (хикәя)
«Син теләсәң нишлә, мин үз улымны, нинди генә юллар белән булса да, үз илемә алып китәчәкмен һәм үземчә тәрбиялим, ул мин дигәнчә яшәячәк». Бу сүзләр өстемә сап-салкын су койдылармыни?! Күңелемә куркыныч уйлар, шом керде. Әйтерсең, шушы минутта миннән баламны тартып алдылар. Мин ансыз нишләрмен? -
10 апреля 2024 - 13:00
Блокада хатирәсе (хикәя)
– Зимагур Нурмый сугыштан кайткан! Бу хәбәр авылның олысын-кечесен дигәндәй «дерт!» итеп аякка бастырды. Әнә, узган ел аның хакында да «Хәбәрсез югалды» дигән кара кәгазь килгән иде... -
9 апреля 2024 - 13:00
Гайшә әби бәхете (хикәя)
– Менә, – диде ул һәм, ничектер кирәксез бер әйберне ыргыткандай итеп, әнисенең урын-җиренә кечкенә генә бер бала китереп салды. – Һаман ялгызың гына яшәгәнче, үзеңә иптәш булыр дип алып кайттым. Кирәк булса, үстерерсең, кирәкмәсә, балалар йортына илтеп бирәм... -
8 апреля 2024 - 13:00
Туй (хикәя)
– Син шундый матурсың бүген, – дип кайнарланып пышылдады Илшат. – Туй күлмәге бик килешә үзеңә! – Рәхмәт... Хәзер сиңа комплимент әйтәм, яме?.. Беләсеңме, син миңа карата шулкадәр игътибарлы, кайгыртучан булдың... Мин азрак куркып та куйдым, үзгәрерсең, бергә яши башлагач, икенче кешегә әйләнерсең дип... – Нигә алай дисең? Нишләп үзгәрим, ди, мин? -
6 апреля 2024 - 13:00
Сукмак (хикәя)
Рафилнең дуамаллыгы куптымы, сүзен сүз итәсе килү булдымы: – Алайса, сайла, соңгы тапкыр әйтәм: йә гаилә, йә сиксән яшьлек шул карчык. Барасың икән, мин Чаллыга чыгып китәм. Бөтенләйгә. Туйдырды мондый тормыш! – дип давыл куптарды... -
5 апреля 2024 - 13:00
Әти-и! (хикәя)
Шушы кешегә, үз атасы кебек кайгырткан кешегә малай: «Рәхмәт, әти», – димәкче иде, бер-берсенә ябышкан ирене кыймылдамады. Авызын мамыклы су белән чылатып сөрттеләр, хәер, әмма әнисенең: «Синең газиз атаң исән», – дип колакны боруы телен ачкыч белән бикләткән шикелле иде... -
3 апреля 2024 - 13:00
Фәрештә бәхете (хикәя)
Ул арткы ишектән бар баланы чыгарырга өлгерде, ләкин... үзе чыга алмады: дошман пулясы аны җибәрмәде, тотып калды... -
2 апреля 2024 - 13:00
Төпчек бала (хикәя)
«Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең?» -
1 апреля 2024 - 13:00
Кендек бабай (хикәя)
Эче авырта башлаганга күпме вакыт үтте икән? Ул вакыт төшенчәсен югалтты. Һәр авырту өянәгеннән соң хатын «бусы соңгысы булыр» дип өметләнә. Әмма авырту яңадан кабатлана... Хатын ояла, кыенсына, бу халәтен бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышып иреннәрен тешли... Бу дөньяда бөтенесе көтмәгәндә килә икән... -
28 марта 2024 - 13:00
Капка өйләдән соң ачыла... (хикәя)
Безнең сыер алырга җыенуыбызны да миңа күрше урам малайлары әйтеп кайтарды. Өйдә никтер ишетмәгән идем. Күрәсең, алдан кычкырганны өнәмәүче әти йортта сүз озайтмаска кушкандыр. Шул көннән мин яңа сыер кайтуын түземсезләнеп көтә башладым. Ләкин якын-тирә авылларда безгә туры килердәй сыер озак табылмады. Бүген, ниһаять, алырга киттеләр... -
25 марта 2024 - 13:00
Юл чаты (хикәя)
Гөлфиянең йөрәгенә хыянәт пычагы казадылар. Башта төн елады, көн елады. Яшисе килмәгән чаклары күп булды. Кешеләргә, дөньяга ышанычын югалтты... -
22 марта 2024 - 13:00
Тәүге карда ак эзләр... (хикәя)
Кызы белән кияве юл һәлакәтендә үлгәч, ике яшьлек Әмирне Хәят әбисе йөрәк парәсе кебек карап үстерде, тел-теш тидермәде, инде мәктәпкә укырга бирде... -
21 марта 2024 - 13:00
Эт исе (хикәя)
Әти, әтием... Юк, булмас, моңа ышанып булмый. Әле ике сәгать элек кенә эшкә барырга бергә чыктык бит... Әти-әнисе янында иркәләнеп үскән Сәриягә бу фаҗигале көн башка балта белән суккан кебек булды. Бик авыр кичерде ул бу бетмәс-төкәнмәс кайгыны...