Проза тег белән яңалыклар
-
21 сентябрь 2023 - 17:00ТӨРКИЯГӘ КАЗАН КҮЧТӘНӘЧЕАнкараның абруйлы «Һәҗә» нәшриятында «Хәзерге көн татар хикәяләре» исемле китап басылып чыгу, Төркиядә яшәгән татарлар һәм татар теленә, мәдәниятенә гашыйк төрекләр өчен гаять матур бер бүләк, тәмле күчтәнәч булып иреште.
-
20 сентябрь 2023 - 13:00ЧТД (хикәя)Исәнме, укытучым! Тамакка төер тыгыла. Озак яшәмәгән икән үзе. Җәмгысы алтмыш ике яшь. Бүгенге көндә мин аннан олырак инде. Әмма барыбер мин аңа укытучы дип эндәшәм, абый дим. Аның тәрбиясе һаман минем вөҗүдемдә, хәлемнән килгән кадәр мин аннан алган җәүһәрләрне балаларыма, оныкларыма күчереп калдырырга тырышам. Шулай булгач, яши әле ул минем янымда, уйларымда, хисләремдә.
-
19 сентябрь 2023 - 13:00ИКЕ БӨРТЕК (хикәя)Искә дә төшерәсе килмәгән кич бит ул... Хәер, җавабын чамалый иде Галия: ире ул көнне барысы да шулай тәмамланачагын алдан ук белгән, сизгән. Әмма барыбер яхшыга өметләнгән, күрәсең.
-
18 сентябрь 2023 - 13:00Татар әреме (хикәя)Бөтен фаҗигабез бала шатлыгын татый алмауда булды шул. Кая гына барып төртелмәдек, нинди генә шифаханәләрдә дәваланмадык. Файдасы тимәде. «Ирлегең юктыр, күршеңне чакыр, булышсын», дип, үземнән ачыктан-ачык көлә башладылар...
-
18 сентябрь 2023 - 11:00АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)Салих Мәскәүдән дипломсыз кайтты. Иң якын дусларының халык дошманы дип хөкем ителүен ул бик авыр кабул итте. Бигрәк тә Шамил Усманов, Галимҗан Ибраһимов һәм Кәрим Тинчуринның төрмәгә утыртылуын авыр кичерде.
-
17 сентябрь 2023 - 13:00Азау – соңгы бүре (хикәя)Ялгыз бүре ялгыз юлчыларны буарга мәҗбүр иде. Атналар, айлар буе ач торгач, Азау хәтта сабый баланы да бугазлады. Бу – үч иде. Аның балаларын аямадылар бәндәләр...
-
16 сентябрь 2023 - 13:00Ул бит… ямьсез! (хикәя)Кызы бүләк иткән чәй сервизын Мәрфуга җыеп куярга батырчылык итмәде. Кызы: «Зинһар, әни! Бер генә булса да кителмәгән кәсәләрдән чәеңне тәмләп эч әле!» — дип ныклап кисәтте, иске савыт-сабаларны җыеп ук атты шул. Шуңа күрә бик жәл булса да, ике пар чынаягын көн дә кулланырга туры килә. Ник икәү дисезме?..
-
15 сентябрь 2023 - 15:00АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)Улын алып килергә дип, Казанга кайтканда, Сәйдәшнең иң якын дип йөргән бөтен дуслары да диярлек «халык дошманы» дип кулга алынып беткәннәр иде.
-
15 сентябрь 2023 - 13:00«Кыз сорарга әзерме син, улым?» (хикәя)Егерме ел вакыт узганын алар бер-берсенең күзенә карагач кына сизделәр. Икәүдән икәү калганнары юк иде әле. Сәкинә сүз башлады: – Син мине гафу ит, тик балаларны бер-берсеннән аерырга кирәк. Чөнки Дамир – синең улың...
-
14 сентябрь 2023 - 17:00Бәләкәй Фирзәр (дәвамы)Безне күбрәк әни тәрбияләде. Каеш белән дә, төрле җәза биргәләп тә. Әткәй кул тигермәде. Ул радиода да эшләде, партказначей да булды, аннан соң газовик та, электромонтёр да. Ул радиода эшләгәндә, без шунда барып җырлый идек.
-
14 сентябрь 2023 - 13:00Кыска ялганыш (хикәя)Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде. Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем...
-
13 сентябрь 2023 - 13:00АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)Гаяз Исхакый әле берничә ел элек кенә Төркиядән Кәрим Тинчуринга хат салган иде. Хатның конверты ачык, тиешле органнар укыганы әллә каян күренеп тора. Исхакый ул хатта Тинчуринны советларга хезмәт итеп ятасың дип сүккән.
-
13 сентябрь 2023 - 11:00Бәйрәмле тормыш (хикәя)Салих, хатынына берни аңлатмыйча, бер чемодан кием-салымын машинасына салып, егерме елдан артык яшәгән өеннән чыгып китте...
-
12 сентябрь 2023 - 13:00Мин ялгызым түгел хәзер (хикәя)Рәнҗегәннәрне күрсәтмәскә тырышып яшәдем, йөрәк астында, ни дисәң дә, аның сабыен йөртәм ич. Балага ата кеше кирәк кирәген, тик аның анасын шулай һәрвакыт кимсетеп яшәүче ата кеше нәрсәгә өйрәтеп үстерә алыр икән аны?
-
11 сентябрь 2023 - 15:00АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)Никадәрле генә талантлы булса да, Сәйдәшкә аның яшендә музыкаль иҗатның яңа техникасын өйрәнү җиңел түгел иде. Шул ук вакытта ул элекке педагогларыннан читтән торып кына үзләштергән белемнәренең дә канәгатьләнерлек түгеллеген сизә.