Логотип Казан Утлары
Тарих

Каләмне – микрофонга, микрофонны каләмгә тиңләп

Шушы узган юлны күзаллап карасак, гаҗәп бер хәлгә тап булабыз: радионы оештыруда да, тугыз дистә елга сузылган үсеш чорында да язучыларыбыз һәрвакыт хәлиткеч роль уйнаган.

Татарстан радиосы үзенең киләсе елны узачак 90 еллык юбилеена әзерлеген башлап җибәрде. Шушы узган юлны күзаллап карасак, гаҗәп бер хәлгә тап булабыз: радионы оештыруда да, тугыз дистә елга сузылган үсеш чорында да язучыларыбыз һәрвакыт хәлиткеч роль уйнаган.

Безнең язучыларыбыз гомер бакый Татарстан радиосы белән тыгыз бәйләнештә торды, үз әсәрләрен шушы радио эфиры аша халыкка ирештерде, күбесенең ул хәтта хезмәт урыны да булды әле. Шуңа да карамастан, әдәбиятыбызда яшәп килгән радио жанры ни өчендер җитди эш итеп күзалланмады, өйрәнелмәде. Ә бит шушы бер гасырга якын чор эчендә никадәр әсәр эфир өчен махсус язылган, йөзләгән радиоспектакльләр, радиотамашалар әзерләнгән – яңа бер жанр үсеш алган.

Радиога Ленин ук зур игътибар бирә: радио дулкыннары аша халык аңына, аның зиһененә нинди көчле йогынты ясап булачагын ул бик яхшы аңлаган, күрәсең. Ләкин Татарстанда адәм акылы уйлап чыгарган бу могҗизага артык әһәмият бирмиләр. Башка җөмһүриятләр башкалаларында бер-бер артлы радиостанцияләр аваз сала башласа да, Казан радиосы һаман телгә килми.

Үз заманының техник яңалыклары, казанышлары белән тирәннән кызыксынган һәм мавыккан язучы Шамил Усманов бөтен күңелен салып, бу эшкә җиң сызганып керешмәсә, әлеге хәл күпмегә сузылган булыр иде икән, әйтүе кыен. Ул хыялланып, көне-төне Татарстанның үз радиосын булдыру артыннан чаба. Бу эшнең нинди мөһим икәнлеген дәлилләү өчен, Татарстан Халык Комиссарлары Советына җентекле язмалар юллый, өлкә партия конференцияләрендә ялкынлы чыгышлар ясый, газетажурналларда русча һәм татарча мәкаләләр бастыра, җөмһүрият җитәкчеләре белән күзгә-күз күрешеп сөйләшә. Ярты юлда туктый белми торган кеше буларак, башлаган эшне җиренә җиткерергә тырыша, кулдан килгәнне барсын да башкарырга омтыла. Һәм, Октябрьнең якынлашып килүче 10 еллыгын да искә алып булса кирәк, җитәкчелек тә, ниһаять, «хыялый» Шамил Усманов тәкъдимнәре турында уйлана башлый. Шулай итеп, яңа оешма туа һәм аның башлыгы итеп язучы Шамил Усманов үзе үк билгеләнә. Ул башы-аягы белән оештыру эшләренә чума, зур кыенлыклар белән булса да тиешле техник җиһазлар юнәтә, үз янына үзе кебек фидакарь, фанатикларча эшкә бирелгән хезмәткәрләрне туплый.

Һәм менә зур түземсезлек белән көтеп алган көн килеп җитә. 1927 елның 7 ноябрендә радиоалгычтан: «Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли! Сынау тапшыруларын тыңлагыз! Сезне, кадерле иптәшләр, Бөек Октябрь социалистик революциясенең ун еллыгы белән тәбрик итәбез!» – дигән тарихи сүзләр яңгырый. Бу – татар халкы радио дулкыннары ярдәмендә дөнья киңлекләренә чыккан көн! Бу – чәчелеп-таралып яшәгән халкыбызны берләштерүче яңа көч барлыкка килгән көн! Бу – сәнгатебезнең радио дип аталган яңа төре туган көн дә!

Һәм аның башында Шамил Усманов дигән язучы тора. Радио – сәнгатебезнең яңа төре, дидек. Әйе, нәкъ шулай! Радиода, беренче көннәреннән алып, сәясәт белән бергә әдәбият-сәнгатькә дә зур әһәмият бирелә. Тиз арада Шамил Усманов тирәсендә язучылар, композиторлар, артистлар,җырчылар, музыкантлар оеша. Беренче диктор – язучы Гадел Кутуй (ул тапшыруларны татар һәм рус телләрендә алып бара), беренче әдәби мөхәррир шагыйрь Хәсән Туфан була. Башлангыч чорында радиостудия Татар академия театры бинасында төпләнә һәм концертлар, спектакльләр шуннан турыдан-туры эфирга трансляцияләнә. Тәүге концертлар, нигездә, Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов, Солтан Габәши катнашында үтә.

Әдәби тапшыруларга килсәк... Ул заманда Язучылар берлеге юк әле. Яшь язучылар, яшь шагыйрьләр хәзерге ТЮЗ бинасында урнашкан «Татар мәдәнияте йорты» каршындагы әдәби түгәрәккә берләшкән була. Ул түгәрәккә йөрүчеләрне – Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Гомәр Гали, Фәхри Әсгать, Мөхәммәт Гали, Мәхмүт Галәү кебек әдәбиятыбызның күренекле вәкилләрен – үз канаты астына ала. Әдәби тәҗрибә уртаклашып, иҗатларына юнәлеш биреп, аларга зур сәнгатькә юл ярырга ярдәм итә. Бу әдипләр үзләре дә, алар тәрбияләгән яшь каләм ияләре дә яңа ачылган радиога тартыла, радиотапшыруларда әледән-әле чыгышлар ясап, аның актив авторлары булып китәләр. Яшьләр монда үз иҗат офыклары мөмкинлекләрен ачыклый, җегәр канатларын сыный.

Язучылар берлеге булмаган кебек, композиторлар берлеге дә, консерватория дә, филармония дә ул чорда әле ишетелмәгән нәрсә. Мансур Мозаффаров, Нәҗип Жиһанов, Александр Ключарёв, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин кебек композиторлар үзләренең әсәрләрен, беренче чиратта, радионы күздә тотып иҗат итәләр һәм аларны халыкка җиткерү юлын да шунда табалар. Студия каршында халык уен кораллары оркестры барлыкка килә, Салих Сәйдәшев җитәкчелегендә җыйнак кына симфоник оркестр оеша.

Шагыйрьләр яңа туган шигырьләрен иң әүвәл микрофоннан укыйлар, язучылар хикәяләрен, әсәрләреннән өзекләрне башта радио аша яңгырата. Радио ул чорда язучыларга да, композиторларга да, җырчыларга да, артистларга да киң дөньяга чыгарга чиксез мөмкинлекләр бирә. Тора-бара барлык әдәбият-сәнгать көчләре дә радио тирәсенә сыена башлый һәм Татарстан радиосы язучылар җитәкчелегендәге төрле иҗат төркемнәрен берләштерүче бер мәдәни мәркәзгә әверелә. Шулай итеп, тиңе булмаган яңа әдәбият-сәнгать үзәге туа. Ул замандагы радио – әдәбият учагы да, театр да, филармония дә, консерватория дә. Ерак араларны якынайтып, өеңә үк килеп кергән җан дустың, остаз-киңәшчең, күңел юаткычың да. Менә нәрсә ул шул еллардагы радио! Шәхестән дә күп нәрсә тора шул, әле бүген дә: «Безнең телевидение ачылганда, их, үзенең бер Шамил Усмановы булган булса!» дигән көрсенүле сүзләр ишетергә туры килә... Һәм тагын бер нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк дип уйлыйбыз: Татарстан радиосы, барлыкка килгән көннән башлап, нинди генә идеология басымы астында булмасын, нинди генә кыен шартларга куелмасын – татар халкына хезмәт итәргә омтылды, аның әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен үстерергә, гореф-гадәтләрен, телен саклап калырга тырышты. Ул Татарстан радиосы гына түгел, ул һәрвакыт ике телдә сөйләүче чын Татар радиосы булды. Моның өчен без татар язучыларына аеруча бурычлы. Беренче чиратта, анда хезмәт куйганнарына. Радио оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр анда 60ка якын язучы хезмәт иткән (алга китеп булса да, шуны билгеләп үтик: совет әдәбияты чоры классикларыбыз барысы да диярлек шушы радио мәктәбен узган кешеләр). Монда сүз СССР һәм Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булган кешеләр турында гына бара. Ә Язучылар берлегендә теркәлмәгән, үзләренең сәләте, иҗади куәсе белән профессиональ язучыдан бер дә калышмаган, үз эшенең чын остасы булган күпме каләм иясе эшләгән радиода бу дәвердә! Чын талант ияләре Ләбиб Айтуганов, Эльс Гадел, Рим Шириязданов, Рим Кәримовларны гына искә алыйк...

Язучы дигәч тә, ул әле гел әдәбият-сәнгать редакцияләре тирәсендә генә кайнашучы кеше түгел, кирәк булса, язучы пропаганда бүлеге мөдире дә, яшьләр тапшыруы хәбәрчесе дә, авыл хуҗалыгы редакциясе мөхәррире вазифасын да башкарган. Административ өлкә дә чит-ят булмаган язучыга, аңа җитәкче урыннарны да биләргә туры килгән.

Радиода турыдан-туры хезмәт итмәгән язучыларның да радио эшенә керткән өлешләре зур. Мәсәлән, шагыйрь Мөхәммәт Садри штатта тормаса да, гомеренең шактый өлешен радио белән бәйләгәнгә күрә, үзен чын радио кешесе итеп саный иде. Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Әхсән Баян, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, галим һәм язучы Миркасыйм Госманов, Тәлгат Галиуллин, Рөстәм Кутуй, Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Айдар Хәлим, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм башка бик күпләрнең иҗат эшчәнлеген радиосыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Халык «Турыдан-туры элемтә» дигән тапшырулар барганда, аларның тере тавышларын ишетеп кенә калмады, хәтта алар белән эфир аша аралашып, фикер алышып та торды. Тапшыруларда чыгыш ясамаган, анда катнашмаган, һич югында шигыре яки нәсере булса да яңгырамаган бер генә шагыйрь дә, язучы да калмагандыр. Язучылар һәрвакыт радионың актив авторлары булдылар, радио белән тыгыз элемтәдә тордылар, тормышыбызның төрле актуаль мәсьәләләренә караган чыгышлар ясадылар, әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә багышланган программаларның түрен бизәделәр. Һәм иң мөһиме, аларның шигырь-поэмалары, хикәя-повестьлары, әсәрләре буенча эшләнгән радиокомпозицияләр, радиотамашалар, радиоспектакльләр тыңлаучыларның иң яраткан, иң көтеп алган тапшыруларына әверелделәр. Шул рәвешле, татар әдәбиятында радиодраматургия дигән яңа бер жанр барлыкка килде. Аларның күңелләренә уелып калганнары бүген дә Татарстан радиосының хәтер сандыгы – алтын фондында саклана һәм, даими хәрәкәткә китерелеп, эфирдан яңгырап тора.

***

Беркадәр хронологик тәртип саклап, 30нчы еллар башына әйләнеп кайтыйк. Ул вакытта әдәбиятыбыз-сәнгатебез кискен күтәрелеш чорын кичерә. Әдәбиятка яңа алмаш килә, сәнгатьнең яңа төрләре үсеп чыгып, композиторлар, музыкантлар, рәссамнар, сынчылар пәйда була. Радиода яңарыш уты белән янган бер төркем яшь язучы эшли башлый. Алар арасында Әсгать Айдар, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Иделле, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс, Хөсни Кәрим, Гамир Насрый, Мин Шабай, алда телгә алынган Гадел Кутуй һәм Хәсән Туфан кебек киләчәктә татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырачак шәхесләр була. Төрле тармакларда эшләсәләр дә, төрле вазифалар башкарсалар да, бу яшь йөрәкләрне милли әдәбиятны, сәнгатьне үстерү теләге, халыкка ихластан хезмәт итү хисе берләштерә.

Радиотапшыруларның формалары һәм жанрлары турында бәхәсләр шактый күп булса да, шушы чорда радио эшчәнлегенең төп юнәлешләре ачыклана һәм аның структурасы формалаша. Тат а р с т а н р а д и о с ы н д а иҗтимагый-сәяси, әдәбиятсәнгать, музыка, балалар өчен тапшырулар секторлары, бүгенгечә итеп әйтсәк, редакцияләре булдырыла һәм әйтергә кирәк, кайбер үзгәрешләрне санамаганда, редакцияләрнең мондый бүленеше, төзелеше әлегә кадәр сакланып килде. Үзгәреш шунда гына: барлык секторлар ике баш редакция – нәфис тапшырулар һәм иҗтимагый-сәяси редакцияләр канаты астында берләште. Җитәкчелек тарафыннан иҗтимагый-сәяси редакциягә игътибар һәрвакыт зуррак булса да, аңа гел өстенлек бирелеп килсә дә, нигездә, язучылар хезмәт иткән нәфис тапшырулар редакциясе эшчәнлеге халыкка күпкә үз һәм якын иде. Тыңлаучылар күңеленә хуш килгән тапшырулар әзерләү белән бергә, аның әдәбият-мәдәният, музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше дә әйтеп тә, бәяләп тә бетергесез зур булды. Тора-бара әдәбият-сәнгать редакциясе әзерләгән тапшырулар союзкүләм эфирга да юл яра башлый. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев бергәләп иҗат иткән «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы Бөтенсоюз радиосыннан трансляцияләнә, шуннан ук радиофестивальләр өчен әзерләнгән татарча концертлар да яңгырый. Яшь алмаш тәрбияләү мәсьәләсе дә читтә калмый. Радио әкренләп балалар дөньясына да үтеп керә. Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Гариф Гобәй, Фатих Кәрим кебек язучылар, берсеннән-берсе мавыктыргычрак тапшырулар әзерләп, сабыйлар, яшүсмерләр күңелен яулый. Гадел Кутуйның кайбер өлешләре атаклы «Рөстәм маҗаралары» китабына керәчәк «Яшь герой маҗаралары» тапшырулар циклы да язучы нәкъ менә балалар редакциясендә эшләгәндә языла. Дөрес, бу инде соңрак чорга – сугыш елларына карый...

Әйе, бу чорда радио чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгатьнең бөтен төрләрен берләштергән, мәгърифәт нурын чәчкән, халкыбызның рухи офыкларын киңәйткән тиңдәшсез бер үзәк була. Безнең төп сүзебез язучылар турында булса да, монда алар белән бергә иңгә-иң куеп эшләүче һәм иҗат итүче Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Василий Виноградов, Александр Ключарёв кебек композиторларны, Исмәгыйль Һилалов, Фәйзи Биккинин, Мөхәммәт Яушев кебек музыкантларны, Гөлсем Сөләйманова, Галия Кайбицкая, Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин, Усман Әлмиев кебек җырчыларны, Мохтар Мутин, Хәким Сәлимҗанов, Камал III, Кәшифә Тумашева кебек артист-режиссёрларны да тирән ихтирам белән искә алырга тиешбез. Ул заманда радиодан яңгыраган җырлар, музыкаль әсәрләр, радиотамашалар – болар барсы да аларның уртак хезмәте, уртак иҗат җимешләре.

Ләкин, ни үкенеч, ул чордан безгә бернинди язма да килеп җитмәгән. Ник бер язучының, композиторның чыгышы, ник бер артистның, җырчының тавышы сакланып калсын! Дөрес, техник мөмкинлекләр бик чамалы булу сәбәпле, ул чакта күпчелек тапшырулар турыдан-туры студиядән барган. Шулай да бик гади, бик примитив булса да, тавыш яздыру җиһазлары булган лабаса. Шуларның берсе – тасма урынына балавыз валик кулланып эшләнгән җайланма – фонограф. Ул фонографка шактый чыгышлар, тапшырулар язылган булган. Үзенә күрә бай бер фонд булдырылган. Моны шул чор кешеләре дә раслый, ул язмаларны юк итү турындагы акт кәгазе дә дәлилли (1975 елларда бу документ радионың нәфис тапшырулар баш мөхәррире Рим Кәримовта саклана иде). Радионың музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире Зәйнәп Хәйруллина имзасы да теркәлгән, биш-алты җ ө м л ә д ә н т о р г а н бу акт барлык язмаларның да чүплеккә чыгарылып яндырылуы хакында сөйли. Аларның исемлеге актта чагылмаган. Кем белә, бәлки бу тапшырулар эчендә Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Мохтар Мутин, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев кебек олпат шәхесләрнең тавышлары да янып көлгә әверелгәндер?! Нинди тарихи язмалар, нинди рухи байлык, бәяләп бетергесез хәзинә юкка чыгарылган бит! Чыгарылган түгел, чыгарганнар! Күчереп калсалар ни булган?! Әлбәттә, Зәйнәп Хәйруллина бу эшнең төп инициаторы була алмый, ул кушканны күндәм үтәүчеләрнең берсе генәдер, ихтимал. Түрәләрнең милли әдәбиятсәнгатькә, әдәби-мәдәни мираска, тарихи һәйкәлләргә (монда Татарстан радиосы да күздә тотыла) бүгенге мөнәсәбәтен күрәсең дә инде үткәндәгеләрнең бернәрсәсенә дә гаҗәпләнмисең. Ә бу вәхшилек акциясенә килгәндә, документ кул астында булмагач, төгәл датасын әйтү кыен, шулай да ул 50нче еллар башына карыйдыр. Моңа ике сәбәп бар. Беренчедән, бу елларда Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Әмирхан Еники кебек карышып булса да әлеге язмаларны саклап калырлык милли җанлы, олпат шәхесләр инде радиода эшләми. Икенче сәбәп: бу – магнитофоннар кулланышка керә башлаган заман. Татарстан радиосы фонды (фондының яңа тарихы дип әйтикме?) нәкъ менә тапшырулар магнитофон тасмаларына язылып, аларны сакларга да, кабат кулланырга да шактый уңай шартлар туган чор исәпләнә.

Утызынчы еллар – шанлы-данлы еллар гына түгел, бу шомлы еллар – репрессия еллары да. Татарстан радиосының чишмә башында торган атаклы җитәкче, язучы Шамил Усманов халык дошманы дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Радионың беренче әдәби мөхәррире Хәсән Туфан да егерме елга якын сузылган Сталин лагерьлары «сәфәренә» юл тота. Радионың беренче дикторы Гадел Кутуй өстендә дә болытлар куера. Дөрес, алар инде бу вакытта рәсми рәвештә штатта тормыйлар, ләкин радио белән араны беркайчан да өзмиләр, аның эшендә турыдантуры катнашып киләләр, хезмәттәшлекне дәвам иттерәләр (гомумән, радиода бер эшләп, аның белән «агуланган» кеше тиз генә читкә китә алмый, китсә дә, күп очракта кире әйләнеп кайта. Шуңа күрә кемнең күпме һәм кайсы вакытларда эшләгәнен кистереп әйтү дә кыен).

***

Дәһшәтле сугыш еллары килеп җитә. Күп кенә газета-журналлар чыгудан туктап кала. Аның вакытында чыкканнары да әле, кәгазь юклыктан, юлсызлыктан, башка сәбәпләр аркасында, укучысы кулына атна-ун көн дигәндә генә барып ирешә. Бу шартларда, берәү әйтмешли, «сукырның да колагына кергән», бернинди чиккиртәләрне белмәгән радио иң җитез, иң оператив, иң күп «тиражлы» бердәнбер мәгълүмат чарасына әверелә.

Бу ифрат та газаплы елларда бөтен авыр йөк язучылар җилкәсенә төшә дисәк, бер дә хата булмас. Бөек Ватан сугышы башланган чорда радиода язучылардан Гариф Гобәй, Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Мин Шабай, Гамир Насрый, Газиз Иделлеләр эшли. Аларның ялкынлы сүзе көрәш коралына әверелә. Хәер, бик тиздән Гадел Кутуй, Гамир Насрый, Газиз Иделлеләргә кулларына чын хәрби корал алып чын сугыш кырларына юл тотырга туры килә. (Алга китеп булса да, шуны да әйтеп үтик: фронттан Казанга Кутуй бер кайта. Югары җитәкчелек белән килешеп, аннан радиода эштә калуын үтенәләр. Кутуй күнми. «Фронтта шундый авыр сугышлар барганда, ничек мин тылда утырып калыйм?» – ди.) Ә Мин Шабайны Хәсән Туфан язмышы көткән булып чыга. Ул кулга алына һәм этап белән Себер якларына озатыла. Радиода язучылардан Гариф Гобәй, Кави Нәҗми һәм Мирсәй Әмир кала. 1942 елның җәендә аларга ярдәмгә Гомәр Бәширов килеп кушыла. Дөресрәге, аны монда өстән билгелиләр. Радиокомитет рәисе Гариф Гобәй, партия өлкә комитеты вәкиле буларак, гомеренең күп өлешен районнарда үткәрә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Бөтен җаваплылык, тапшырулар әзерләү башлыча әлеге дә баягы шушы өч кеше – Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир һәм яңа килгән Гомәр Бәшировка йөкләнә. Әлбәттә, бөтен тапшыруларның үзәгендә – сугыш темасы: фронттагы батырлык, тылдагы фидакарь хезмәт.

Ул чорны тулырак күз алдына китерү өчен, язучы Гомәр Бәширов истәлекләренә мөрәҗәгать итик: «Чиксез кыен шартларда дәүләткүләм әһәмиятле һәм җаваплы җитди вазифалар башкаруыңны сизеп-тоеп эшләргә туры килде. Көн саен эфирга тапшырылган материал калын бер том тәшкил итә иде. Эш сәгатьләренә сыеп булмый, гадәттә, бер хезмәткәр ике кеше эшен башкарып килде. Иң киеренке вакытларда мин, баш мөхәррир буларак, иң җитди бүлекләрдән берсе булган агитация-пропаганда бүлеге җитәкчесе Кави Нәҗмигә мөрәҗәгать итә идем. Янына барып утырам да: «Ялкынлы сүз кирәк бит, Кави, бик кирәк!» – дим. Без аның белән яшьтәшләр, икебез дә Гражданнар сугышында катнашкан кешеләр. Болай да бер-беребезне аңлап, бик тату эшли идек. Кави урыныннан торып китә дә, папиросын көйрәтеп, бераз йөренгәләп ала. Белеп торам: аның хәле болай да җиңел түгел. Ул көн саен иң актуаль сәяси темаларга 20-30 минутлык югары сыйфатлы материал биреп торырга тиеш. Шуның өстенә ул елларда Кави, өенә кайткач, төне буе «Фәридә» операсының либреттосын яза иде. Ләкин нишләмәк кирәк?! Сугыш вакыты берни белән дә исәпләшми ләбаса! Кави папиросын суыргалап йөри-йөри дә сорап куя:

– Кайчанга кирәк? – ди.

– Ашыгыч кирәк, Кави. Беренче кичке тапшыруга өлгертсәң, шәп инде! – дим. Кави кичекмәстән эшкә керешә. Ул гаҗәеп тиз эшли торган иде. Берничә минут эчендә үзәк газеталарны актарып чыга. Шул арада кемнәргәдер шалтыратып, нәрсәдер сораштырып алырга да өлгерә. Ул да түгел, папиросын төтенләтеп язарга да тотына. Мин исә тынычланып үз эшемә керешәм. Чөнки Кавиның беркайчан да кыен хәлгә калдырганы булмады. Тагын бер-ике сәгатьтән аның 15-20 минутлык һәйбәт, шома язылган җитди мәкалә кертеп бирәчәгенә нык ышанырга мөмкин иде.

Әдәби-драматик тапшырулар өчен дә борчылырга туры килмәде. Чөнки бу бүлектә «Агыйдел» повесте һәм талантлы хикәяләр авторы буларак күптән танылган, сугыш вакытында «Миңлекамал» кебек мәшһүр пьеса язып чыккан тәҗрибәле һәм талантлы язучы Мирсәй Әмир җитәкчелек итә иде. Әдәби-драматик һәм музыкаль тапшыруларга без аеруча игътибар итәргә тырыштык. Аңлашылса кирәк, бу тапшырулар тылда яшәүчеләргә рухи азык та булырга, күңелләрен дә ачарга, фронттан кайгылы хәбәр алучыларга кайгы-хәсрәтен җиңелрәк кичерергә ярдәм итәргә тиеш иде».

Гомәр ага Бәшировның истәлекләреннән алынган өзек шушының белән тәмам. Озынга китмәсен өчен без истәлекләрдән радио хемәткәрләренең төнге сәгать икедә, өчтә торып эшкә килүләре, ягылмаган бүлмәләрдә пәлтә-тун киеп, каләмнәрен бозланып беткән карага манып тапшырулар әзерләве турындагы өлешләрен монда китереп тормадык. Аларның нинди шартларда нинди олы йөк тартканнарын болай да чамалап була. Ләкин сугыш еллары кыенлыклары радио хезмәткәрләрен, үзләре үк әйткәнчә, бер-берсенә якынайткан, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга гадәтләндергән, бер гаиләдәй яшәргә, соңгы телем икмәгеңне бүлешергә, авырлыкларын сыкрану, зарланусыз җиңеп чыгарга өйрәткән.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик: радиода алыштыргысыз кешеләр булсалар да, башта Гомәр Бәшировка, аннары Мирсәй Әмиргә партиянең өлкә комитеты юлламасы белән Төньяк-Көнбатыш фронтта татарча чыга торган «Ватан өчен» газетасы редакциясенә китеп, өч-дүрт ай фронтта йөреп кайтырга да туры килә.

Сугыш чоры истәлекләре... Аларны тетрәнмичә укып булмый. Менә сугыш чорында балалар редакциясендә эшләгән Зәкия Бадыйгова-Рәсүлева хатирәләреннән өзек: «Көннәрнең берендә икенче катка күтәрелим дисәм, репродуктордан үзәкләрне өзеп Гөлсем1 апаның «Гөлҗамал»ы агыла. Сулга кереп китә торган ишек яңагына терәлеп, кап-кара кашлы, кап-кара күзле, шундый ук кара чәчле бер офицер онытылып, дөньядан тәмам аерылып, җыр тыңлый. Бу – бик азга фронттан кайтып, ашкынып радиокомитетка килгән Фатих Кәрим иде. Шушы кешенең, кабат фронтка китеп, бер атнадан үлем хәбәрен ишетү безне һуштан яздырды. Моңа берничек тә ышанып булмый иде. Һәм бүген дә, радио бинасының икенче катына күтәрелсәм, Гөлсем апаның «Гөлҗамал»ын ишетермен, ишек яңагына сөялгән килеш онытылып, сулыгып-сулыгып җыр тыңлаган сөекле шагыйребез Фатих Кәримне очратырмын сыман...»

***

Ниһаять, Бөек Ватан сугышы тәмамл ан ып , тын ыч тормышка күчү, илне аякка бастыру, сугыш җәрәхәтләрен дәвалау чоры башлана. Радио да җанланып, тернәкләнеп китә. Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмирләр сугышның иң авыр елларында үз вазифаларын намус белән үтәп, хәзер инде тынычланып, үзләрен иҗат эшенә багышлыйлар, аларга алмашка фронтовик язучылар кайта: әдәби драматик тапшырулар редакциясен Әмирхан Еники җитәкли, пропаганда бүлеген Гамир Насрый алып бара, балалар өчен тапшыруларны Мостафа Ногман әзерли. Газиз Иделле, Әсгать Айдар кебек элеккеге тәҗрибәле хезмәткәрләр дә кабат радиода эшли башлый. Аларга яшь фронтовик язучылар Әдип Маликов, Мөнир Мазунов кушыла. Киләчәккә зур өметләр баглап, иҗатка, тыныч тормышка сусаган бу яшь язучылар дәртләнеп эшкә ябыша.

Радиога 1945 елның язында урнашкан күренекле язучыбыз Әмирхан Еники бу вакытны болай дип искә ала: «Минем өчен бәхетле көннәр башланды. Аз гына вакыт эчендә бик күп эш эшләнде, зур-зур радиопостановкалар дөнья күрде. Лев Толстойның заманында бөтен СССРда шаулап барган «Анна Каренина»сы татар тыңлаучысына да ифрат көчле тәэсир итте. Гомәр Бәшировның «Намус» романына нигезләнгән радиопостановка да тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Фронтовик язучыларның әсәрләре эфирда шулай ук даими яңгырап торды». «Сугыштан соң озак та үтмәде, – дип дәвам итә Әмирхан ага, – хәл кискен үзгәрде. Сугышка кадәрге режим яңадан көчәйде. Халыкны үз тарихы, үз халәте, бүгенге һәм киләчәк язмышы турында уйланырга, уянырга мәҗбүр итә торган әсәрләр партия сәясәтенә комачаулый башлады. Минем дә ярты ел элек кенә яратып, хупланып, алай гына түгел, макталып кабул ителә торган тапшыруларым инде җитәкчеләрнең тешләрен сызлата, үзәкләренә тия иде», – ди ул. Шулай итеп, нибары ел ярым чамасы гына эшләп, Әмирхан ага яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була.

Ни генә булмасын, нәкъ менә шушы елларда, элеккечә әйтсәк, радио эчтәлек һәм форма ягыннан үз йөзен таба. Аның структурасы, ягъни редакцияләрнең үзара бүленеше, алар башкарасы эшләрнең юнәлешләре, максатлары тәмам ачыклана һәм конкретлаштырыла. Радиожурналистиканың бөтен төр жанрлары да үзләштерелә һәм үсеш ала. Әдәби-драматик, музыкаль, яшьләр һәм балалар редакцияләрен үз эченә алган нәфис тапшырулар баш редакциясенең дә хәле җайланып китә. Штат арттырыла, эш һәм финанс шартлары яхшыртыла. Бу инде төрле радиокомпозицияләр,инсценировкалар, радиотамашалар әзерләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта республика театрларының иң яхшы спектакльләрен, радиога язып алып, эфирдан тапшыру өчен дә юл ачыла. Бу матур традицияләр 1990 еллар ахырына хәтле дәвам итте дияргә була...

Радиотамашаларга килгәндә... Әмирхан ага Еники алда телгә алган радиопостановкалар бу юнәлештә эшләнгән беренче җитди адымнар булгандыр, мөгаен. Аның җиңел кулы беләнме, әйтүе кыен, һәрхәлдә бу еллардан алып, радиода уенлы тамашаларга киң урын бирелеп, радиопостановкалар чоры башлана. Алга китеп булса да, шуны да әйтеп үтик: сөекле язучыбыз Әмирхан Еники радиода ел ярым чамасы гына эшләсә дә, радио аннан беркайчан да аерылмады, аның һәр яңа әсәре түземсезлек белән көтеп алынды һәм радио дулкыннары ярдәмендә меңләгән һәм меңләгән тыңлаучыга ирешә торды. Аларның күбесе радиопостановка рәвешендә барды. «Әйтелмәгән васыять», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Йөрәк сере», «Без дә солдатлар идек», «Матурлык», «Төнге тамчылар», «Бер генә сәгатькә», «Ялгызлык» һ.б. шундыйлардан. Әсәрләреннән шулхәтле радиотамаша эшләнгән тагын бер башка татар язучысы бар микән?!.

Бүгенге көндә Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди, Мәхмүт Галәү, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Зәки Зәйнуллин, Миргазиян Юныс, Ринат Мөхәммәдиев һәм башка бик күпләрнең әсәрләре буенча эшләнгән радиотамашалар, моноспектакльләр Татарстан радиосының алтын фондын тәшкил итәләр һәм халкыбызда газиз ана телебезгә, гасырлар буена буыннанбуынга күчеп килгән изге гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт уятып киләләр.

Халыклар дуслыгын әдәбиятлар дуслыгыннан тыш күз алдына китереп булмый, диләр. Чыннан, әгәр дә без бер-беребезнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшырак белсәк, безнең бер-беребезгә хөрмәт тә, ихтирам да күпкә артыр иде. Без барыбыз да бер күк астында яшибез. Халыкларның үзара тату һәм дус яшәве күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат чараларына, шул исәптән радиога да бәйле. Татарстан радиосында, кайчак ул декларатив төс алса да, моңа зур игътибар бирелеп килде. Шуңа күрә тыңлаучыларны илебез һәм чит ил халыклары әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, иң яхшы үрнәкләре белән таныштырып баруны изге бурычларының берсе дип санады. Монда да радиода иң популяр жанрларның берсе – радиотамашаларга мөрәҗәгать ителде. Шулай итеп, радио фонды элеккеге СССР чикләрендә яшәгән язучылар Тулен Абдиколы, Чыңгыз Айтматов, Виктор Астафьев, Мар Байжиев, Нар Дос, Константин Паустовский һ.б. әсәрләре нигезендә эшләнгән радиотамашалар, моноспектакльләр белән баеды. Шулай ук ерак чит ил язучылары да радиога чит-ят булмады, аларның геройлары да эфир аша саф татарча сөйләште.

Республикабызның профессиональ театрлары спектакльләрен язып алып эфирга бирү эше дә тора-бара тәмам җайга салына. Телебез уртак диярдәй якын булу сәбәпле, шулай ук ут-күрше Башкортстан театрлары да, үзебезнең һәвәскәр иҗат коллективлары да радио игътибарыннан читтә калмый. «Театр – микрофон алдында» дигән циклдан барган спектакльләр радиотыңлаучыларның һәр якшәмбе көнне зур түземсезлек белән көтеп алган һәм яратып тыңлаган тапшыруларына әверелә.

Шуны да искәртеп үтик: Татарстан радиосы ул берничек тә шәхси оешма түгел, ул һәрвакыт дәүләт рупоры, аның идеологик коралы булып килде. Шуңа күрә аның фондында сакланган кайбер әдәби-драматик тапшырулар, хәзерге күзлектән караганда, артык сәясиләштерелгән, артык беркатлы булып тоелырга мөмкин. Нишлисең, алар да тарих, алар да үз чорының көзгесе. Шөкер, андый язмалар әлләни күп түгел! Сөенеп әйтергә була: күбесе, бик күбесе вакыт сынавын үткән, бүген дә, иртәгә дә, киләчәктә дә рәхәтләнеп тыңлана торганнар!

Радиода рус әдәби редакциясе дә зур абруйга ия иде. Аның эшен үз һөнәренең чын остасы, нечкә зәвыклы, киң эрудицияле, фәлсәфи әңгәмәләргә һәвәс кеше – Эльза Гобәйдуллина алып барды. Дөресен әйткәндә, ул вакытта безнең җирлектә мәйдан барыбызга да тар иде, үз фикерләрен кешеләргә җиткерергә, әсәрләрен ничек дөньяга чыгарырга белмәгән рус һәм рус телендә язучы әдипләргә ул редакция күңел юанычы да, иҗат йөгеннән беркадәр бушану урыны да булды. Бу редакциянең икенче бер зур миссиясе – татар язучыларының әсәрләрен рус телле тыңлаучыга ирештерү иде. Бу юнәлештә дә эш бик уңышлы барды. Һәр яңа тәрҗемә ителгән юньле әсәр беренче булып радиога килеп керде һәм бернинди тоткарлыксыз эфирда яңгырады. Татар язучылары әсәрләреннән шактый гына радиотамашалар да әзерләнде. Инсценировкаларның авторы күп очракта шул ук Эльза Гобәйдуллина булды. Үз тирәсенә Рөстәм Кутуй, Геннадий Паушкин, Диас Вәлиевне, татарча язучылардан Сибгат Хәким, Рафаэль Мостафин, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин кебек язучыларны туплаган бу редакциянең эшчәнлеге радио тормышында матур бер сәхифә булып калыр.

Тормыш алга бара. Радиода төрле елларда язучылардан Зыя Мансур, Гөлшат Зәйнашева, Марс Шабаев эшләп ала. Зыя Мансур белән Марс Шабаев әдәби редакциянең эшен алып барса, Гөлшат Зәйнашева музыкаль редакциянең мөхәррире була. Алар радиода урнашкан ныклы традицияләрне дәвам иттереп, классик язучыларыбызның үрнәкләрен, музыкаль мирасыбызны халыкка җиткерәләр, тыңлаучыларны әдәбиятсәнгать яңалыклары белән таныштырып торалар, әдәби-музыкаль тапшырулар жанрын эзлекле рәвештә үстерү юнәлешендә эшлиләр.

***

1960-1980 еллар Татарстанда гигант төзелешләр, индустриянең яңа тармаклары барлыкка килү, нефть чыганакларының яңа ятмаларын үзләштерү чоры буларак тарихка кереп калды. Әлеге зур үзгәрешләр башка мәгълүмат чараларында да, радио эшендә дә чагылмыйча калмады, әлбәттә, җитәкчеләрнең бөтен кайгысы Түбән Кама, КамАЗ һәм нефть яклары иде. Иҗтимагый-сәяси редакция хезмәткәрләре моңарчы күрелмәгән бу башлангычларның төп елъязмачылары булды. Әдәбият-сәнгать бүлекләренә дә үз чаралары белән агымдагы вакыйгаларны яктыртып бару бурычы йөкләнде. Бу уңайдан редакция «Язучы мөнбәре» дигән яңа тапшырулар циклы ачып җибәрде. Анда чыгыш ясаган язучыларның цензура иләге аша узган чыгышлары никадәр ихлас, чын күңелдән булгандыр да, алар тыңлаучыларга ничек тәэсир иткәннәрдер, әйтүе шактый кыен, чамалап кына була.

1960-1980 еллар торгынлык чоры булып исәпләнсә дә, бернәрсә дә бер урында тормаган кебек, татар әдәбияты да үз юлын яра барды. Ул вакытта әле әдәбиятыбызның аксакаллары Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еникиләр исән. Алар ышыгында атаклы язучылар Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Нурихан Фәттах, Миргазиян Юныс, Туфан Миңнуллиннар бар көченә иҗат итә. Шулчак көтмәгәндә генә татар әдәбияты түрендә Мөхәммәт Мәһдиев пәйда була, аның артында Зәки Зәйнуллинның шәүләсе шәйләнә. Шигърият күгендә Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Әхмәтҗаннар йолдызлары белән бергә Равил Фәйзуллиннар буыны дип аталган шагыйрьләрнең йолдызлыгы балкый. Ходайның күге киң, анда башка бик күпләрнеке белән бергә Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Моратларның да үз йолдызлары кабына. Менә шундый заман. Бу исемнәрнең күбесе ул елларда радионың актив авторлары иделәр, чыгышлар ясадылар, әсәрләрен укыдылар. Ул чакта радио әдәбият-сәнгать кешеләре өчен үз йорты, үз иҗат мәйданы иде. Аларның тавышыннан радио коридорлары яңгырап, диварлары зыңгылдап торды... Радионың баш мөхәррире Рим Кәримов белән дус булгангамы, радионы Мөхәммәт Мәһдиев аеруча ярата иде. Язган әсәрләрен дә иң әүвәл радиога китерер иде. Йә үзе укый, йә артистка тәкъдим итә. Ә артист халкы аның әсәрләрен көтеп торды, аларны радиодан башкаруны зур дәрәҗә дип кабул итте. Мөхәммәт ага радио өчен махсус чыгышлар да ясады. Аларның күбесе ана телебезгә карата игътибарлы һәм сак мөнәсәбәттә булу, аның сафлыгын, җегәр-куәтен саклап калу турындагы уйлар белән сугарылган иде. Бу чыгышлар, нигездә, «Тел күрке – сүз» тапшыруында барды.

«Тел күрке – сүз» тапшырулары циклы нәкъ бүгенгечә, илдәге халыкларны бер халык итеп карау, урыс телен барлык халыклар өчен дә бердәнбер тел итү сәясәте алып барылган 1970 еллар уртасында, шәһәрләрдә татар мәктәпләре инде тәмам бетте дигәндә, авылларда урысча укытыла башланган караңгы бер чорда ачылды, ягъни тоталитар система чәчәк аткан чакта. Бу тапшыруларда ана телебезнең бүгенге хәле, хәзерге торышы нинди, әдәби тел кагыйдәләрен дөрес кулланабызмы, элек-электән килгән укыту традицияләрен дәвам итәбезме, сүзләребезнең килеп чыгышын, тарихын беләбезме, башка халыклар үз телләре язмышы турында ниләр уйлыйлар кебек бик күп сораулар куелды һәм аларга хәлдән килгәнчә җавап бирергә тырышылды. Шуны да истә тотарга кирәк: тәҗрибә алырга башка төрки халыкларда мондый тапшырулар юк иде.

Кырык елдан артык барган «Тел күрке – сүз» тапшыруларында Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Нурихан Фәттах, Хәсән Сарьян, Әбрар Кәримуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Вахит Хаков, Хуҗи Мәхмүтов, Илдар Низамов кебек күренекле каләм осталары һәм тел галимнәре даими катнашып килделәр, дистәләгән, йөзләгән чыгышлар ясадылар, тыңлаучыларыбызда туган телебезгә карата ихлас ярату хисләре уяттылар, аны камил итеп үзләштерергә, киләчәк язмышын кайгыртып яшәргә өндәделәр.

Олы юл башында әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Хәсән Туфан кебек шәхесләр торгангамы, Татарстан радиосы беренче көненнән алып ана телебезнең сафлыгын һәм чисталыгын һәрвакыт күз уңында тотып яшәде.

Үзе дә 1960-1970 елларда радиода эшләгән, дистә еллар буе «Тел күрке – сүз» тапшыруларын алып барган язучы, әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин үзенең бер интервьюсында бу уңайдан болай ди: «Туган телебезне саклауда, татар телен популярлаштыруда, дөрес сөйләшүне тәэмин итүдә искиткеч роль уйнады радио. Ул вакытта теге яки бу сүзнең әйтелеше ничек дип бәхәсләшкәндә, «әнә радио шулай әйтте бит» дип җөпләп куя иделәр. Радио дөрес сөйләшүнең эталоны, үрнәге дигәнне аңлата бу».

Радионың бу мәсьәләдә үрнәк булуы бер язучы-журналистлар, мөхәррирләргә генә бәйләнмәгән. Күп нәрсә дикторларның эрудициясенә, профессиональ осталыгына бәйле. Соңгы сүз аларда, соңгы төзәтмә кертүчеләр дә алар. Шушы җәһәттән күп еллар радиода диктор булып эшләгән Данил Ибраһимов фикерләре кызыклы: «Дикторның иң изге бурычы, – ди ул, – татар теленең иң яхшы сыйфатларын саклау һәм үстерү. Диктор, әдәби телнең матурлыгын, аһәңен миллионнарга җиткереп, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Тыңлаучы аның укуына карап үзенең сөйләм телен барлый, камилләштерә. Тел – мәгълүм булганча, милләт байлыгы. Тел бетте исә милләт бетә. Димәк, диктор – мәгълүм дәрәҗәдә милләт сакчысы да». Бик дөрес һәм акыллы сүзләр!

Дикторлар, «туган тел аһәңнәрен миллионнарга җиткерүчеләр» турында сүз чыккан икән, монда без берничек тә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арслановны телгә алмыйча үтә алмыйбыз. Рәсми рәвештә радиода эшләмәсә дә, Татарстан радиосы тарихын аның исеменнән башка күз алдына китереп булмый. Тапшыруларда ул диктор буларак та катнашты, кирәк чакта аларны алмаштырып та торды, ләкин Айрат ага күбрәк нәфис сүз остасы буларак танылды. Аның башкаруында язучыларыбызның йөзләрчә әсәрләре эфирга чыкты һәм күбесе радиобызның алтын фондын баетты. Рус телен камил белгәнгә, ул татар әдәбиятын рус телендә пропагандалауга да зур көч куйды. Әгәр дә аның ягымлы тавышы белән радиобыздан Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев хикәяләре, Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан, Сибгат Хәким шигырьләре һ.б. бик күп язучыларыбызның әсәрләре даими яңгырап тора икән, димәк, ул әле һаман да халкыбызга хезмәт итә.

Ана телебезне эталон итеп тотуда без ул елларда радиода эшләгән язучылар Фарсель Зыятдинов, Әхмәт Рәшит, Мидхәт Миншин, Зиннур Насыйбуллин, Фәнзаман Батталларга да бурычлы. Алардан соң язучылар эстафетасын дәвам итеп килгән Флүс Латыйфи, Җәүдәт Дәрзаман, Рөстәм Акъегет, Зиннур Хөснияр, Лена Шагыйрьҗан, Рафис Корбан, Зиннур Мансуров, Заһид Мәхмүди, Дания Гайнетдинова, Шәмсия Җиһангирова да туган тел мәсьәләсендә радиода урнашкан матур традицияләргә тугрылыклы калдылар.

Язманың телгә кагылышлы өлешен йомгаклап, шуны гына билгеләп үтәсе килә: Татарстан радиосы әле дә төрле шивәләрдә сөйләшкән халкыбызны әдәби тел канаты астында берләштерүдә бик зур роль уйнады һәм бүген дә уйный. Без моны сизмибез генә.

***

Сиксәненче еллар уртасыннан дөньялар үзгәрә башлады, иҗат көчләренә яңа мөмкинлекләр ачылды. Бу яңарыш халык тавышына әверелгән радио эшчәнлегендә дә үзен нык сиздерде. Башта шагыйрь Зиннур Мансур, соңрак Әхмәт Рәшит җитәкчелегендә әзерләнгән әдәбият-сәнгать редакциясе тапшырулары бар көченә яңгырый башлады. Кол Галинең күләгәдә калып килгән «Кыйссаи Йосыф», халкыбызның моңарчы тыелып килгән «Идегәй» дастаннары эфир дулкыннарына чыкты. Борынгы тарихыбызны чагылдырган «Мирас», «Еракка китеп кара», «Веков связующая нить», читтә яшәүче милләттәшләребез тормышын чагылдырган «Кардәшлеккә чикләр юк» кебек яңа тапшырулар цикллары ачылды, «Иман иңсен күңелләргә» дигән дин дәресләре бирелә башлады. «Кардәшлеккә чикләр юк» тапшыруы, соңрак эчтәлеге һәм эфирда яңгырау вакыты киңәйтелеп, «Татарстан дулкынында» исеме белән дөнья күрде. Аны ул заманда Россиянең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә тыңлап була иде.

80нче еллар урталарында алдагы чор хакимияте шартларында хаксыз рәвештә әдәбиятыбыздан, халкыбыз язмышыннан читләштерелгән милләтебезнең асыл улларын кайтару өчен көрәш башланды. Шуларның иң күренеклесе, һичшиксез, халкыбызның бөек улы, әдәбиятыбыз классигы Гаяз Исхакый иде. Аның исеме өстеннән кара болытлар тарала башлагач, Гаяз Исхакый иҗаты турында татар телендә иң беренчеләрдән аваз салган иҗат оешмасы радионың әдәби-драматик тапшырулар редакциясе булды. Ул, үз традицияләренә тугры калып, бу эшне эзлекле дәвам итте. Әдипнең эфирда яңгыраган «Теләнче кызы», «Башкорт бәхете», «Сөннәтче бабай», «Мулла бабай», «Локман хәким» һ.б. әсәрләреннән соң «Зөләйха» спектакле һәм «Жан Баевич» комедиясенең радиотамашасы әзерләнде. Шулар белән бергә башка язучыларның да моңарчы тыелып килгән әсәрләре халыкка кире кайтты. Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр», Фатих Әмирханның «Шәфигулла агай» исемле повестьлары нигезендә эшләнгән радиотамашалар шундыйлардан.

90нчы еллар ахырларына кадәр диярлек Татарстан радиосы армый-талмый гөрләп эшләде, эфирга чыгу вакыты гомердә булмаганны тәүлегенә 17 сәгатькә җитте, көн саен «Азатлык» радиосы трансляцияләнеп барды һәм, алда әйткәнебезчә, «Татарстан дулкынында» дигән программабыз Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, дөньяның бөтен почмакларында да яңгырады. Көне-төне радиодан әдәбият-сәнгать әһелләре өзелмәде. Алар радионың актив авторлары, ышанычлы терәге булды. Әдәби-драматик редакция хезмәткәрләре дә ул вакытта җиң сызганып, дәртләнеп эшләде һәм алар эзерләгән тапшырулар, радиокомпозицияләр, радиотамашалар эфир дулкыннары аша бик еракларга ирешеп, бихисап үз тыңлаучысын таба торды.

***

Кызганыч ки, дөнья куласамы, ак өметләр белән көтеп алынган егерме беренче гасыр башы Татарстан радиосына шатлык-сөенеч китермәде. Киресенчә, бу еллар аны бик тә катлаулы, авыр, сикәлтәле, хәтта хәвефле юлларга алып керде... Ниләр генә кичерелмәгән – җитмеш еллап гомер кичергән, икенче туган йортка әйләнгән, шәһәр үзәгендәге үз тарихи бинасыннан китәргә мәҗбүр ителү, Бөтенроссия телерадиокомпаниясенең хокуклары һәм функцияләре тәмам чикләнгән бер филиалына әверелү, эфирга чыгу вакыты нык киметелү, дулкыннар үзгәртелеп, бихисап тыңлаучыларны югалту, әдәбият-сәнгать тапшырулар редакциясе, кайбер милли җанлы депутатлар һәм җитәкчеләр ярдәмендә күпмедер дәрәҗәдә сакланып калса да, оргиналь нәфис тапшырулар эшләргә бернинди матди җирлек калмау, шул сәбәпле информацион программаларның өстенлек итүе, сафлар шактый сирәгәю һәм сәләтле кадрларга зур кытлык кичерү һәм башкалар, һәм башкалар... Адресы саташтырылгач, мондый радиога әллә ни ихтыяҗ калмагач, язучыларның да, шулай ук башка сәнгатькярләрнең дә аңа сукмагы өзелде.

Ни гаҗәп, бары тик халык кына, электән калган гадәт буенчамы, бу үзгәрешләрне сизсә дә, аларны көн саен Татарстан гимны белән уяткан, гасырга якын узган юлы булган радиога һаман да әле тугрылыклы, һаман да әле рәхмәтле булып кала килә. Ләкин, кем әйтмешли, бу инде бөтенләй башка кыйсса, бөтенләй башка тарих...

Шулаен шулай да... Өметсез шайтан гына, диләр, Ходай кушып, заманалар үзгәрсә, үзенең нәсел-нәсәбе, халкы алдында җаваплылык тойган җитәкче кешеләр яшәгәндә, бүгенге көндә аз санлы булуына карамастан, радио әле яңадан аякка басарга, элеккеге хәленә кайтырга сәләтле дип уйларга кирәк. Тапшыруларына караганда, моңа анда эшләүчеләрнең иҗади куәте дә, тәҗрибәләре дә, рухи потенциаллары да, үҗәтлекләре дә җитәрлек кебек.

Заманында Татарстан радиосының иң абруйлы җитәкчеләреннән берсе Рәис Төхфәтуллин радионың 75 еллыгы алдыннан биргән интервьюсын тәмамлаганда: «Тирән аккан елганы ләм басмас. Татарстан радиосы үзенең йөзен саклап калыр, аның дәрәҗәсе югалмас!» – дигән иде. Моңа бик ышанасы килә. Бу сүзләр әйтелгәнгә инде унбиш еллап вакыт узса да...

 

Рөстәм ФӘЙЗУЛЛИН

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

 

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев